#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Юлия биегәндә идәннәре бөгелә

последние и лучшие новости искусства в мире

18-9Быел Яркәү районы “Таң йолдызы” балалар фестивалендә Кызылъяр мәктәбе укучылары бию номинациясе буенча дәрәҗәле урыннарны беркемгә дә бирмәделәр. Җиңүчеләр арасында Юлия Корманова да булды. Ул укытучысы Гөлназ Юсупова белән өйрәнгән “Су буенда” дигән җитез биюне башкарып, 2 урынны яулады. Юлия 6 сыйныфта гел яхшы билгеләргә генә укый. Биергә аны 9 яшендә Фатыйма апа Кучемова өйрәткән. Хәзер Юлия авыл мәдәният йортында оештырылган “Шаян кызлар” төркемендә дә бии һәм шунда ук җырлый да. Күптән түгел Яркәү авылында узган “Барсы да бииләр” район бәйгесендә төркемнәре белән биеп беренче, өченче урыннар яулаганнар.

Юлия спорт ярата, йөгерә, чаңгыда шуа, үзлектән гимнастика белән дә шөгыльләнә һәм район күләмендәге ярышларда югары нәтиҗәләр күрсәтә. Буш вакытларында биюче кызы әти-әнисенә өй эшләрендә булыша, китап күп укый, иптәш кызлары  - Анжела Петрова, Александра Ульяшева, Розана Шәфыйкова белән аралаша. Юлия “Яңарыш” газетасын да укый, бу турыда ул: “Бигрәк тә “Балалар” һәм “Яшьлек” сәхифәләрендә басылган язмаларны укырга яратам. Газетада Люция апам һәм әтием Динар Корманов турында мәкаләләр басылды. Без аларны гаиләбез белән бергәләшеп укыдык, ул саннарны кадерләп архивыбызга салып куйдык”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836