#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Үзенчәлекле” балалар өчен Яңа ел кичәсе

последние и лучшие новости искусства в мире

1-4Төмән районының Индрәй фельдшер-акушерлык пунктында Яңа ел бәйрәме оештырылды. Әйе, гаҗәпләнмәгез, авыл медпунктына сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар һәм әти-әниләре җыелды бу көнне.

- Бүген сабыйлар өчен, Индрәй фельдшер-акушерлык пункты мөдире, фельдшер Сенера Вальтер инициативасы белән, Яңа ел алдыннан бәйрәм үткәрергә уйладык. Чөнки беркайчан да мондый чараның оештырылганы юк иде. Яңалык кертергә булдык, балаларга да бер-берсе белән аралашырга мөмкинлек туачак. Безгә Боровский больницасы начальнигы Сергей Чилимов, поликлинасы мөдире Екатерина Красикова, Индрәй хакимияте башлыгы Раил Хөснуллин да ярдәм иттеләр.

Сенера Вәгит кызы яңа гына декрет ялыннан чыгуга карамастан, үзенең креатив идеяләре белән куандыра да башлады. Ул актив, тырыш, оештыру осталыгына ия, аралашучан белгеч, - дип сөйләде Боровский больницасының өлкән шәфкать туташы Вера Таркова.

Сенера Вальтер барлык кунакларны урамга бәйрәмчә бизәлгән чыршы янына алып чыкты. Балалар чыршы тирәли әйләнеп җырлар башкардылар, уеннар уйнадылар. Кыш бабай белән Кар кызын, Тычканны каршы алдылар. “Безнең җирлектә 9 “үзенчәлекле” бала бар. Һәркайсы өеннән Яңа ел уенчыгы – шар алып килергә тиеш иде. Шуларга үзләре сайлап алган теләкләрне беркетеп, чыршыга элделәр. Көн буранлы, салкын булганга, шигырьләр сөйләүне бина эчендә дәвам иттек. Монда шигырь генә түгел, җыр да җырладылар. Кыш бабай бүләкләр өләште. Бию буенча флешмоб та үткәрдек. Бер бүлмәбездә чәй өстәле әзерләнгән иде. Аралашу анда дәвам итте. Әниләр уртак темага фикерләре белән уртаклаштылар, тәҗрибәләре белән бүлештеләр, киңәшләр бирделәр. Без барыбыз да социаль челтәрләрдә бар, аралашабыз һәм төркемебез дә бар, әмма җанлы аралашуны алар белән алыштырып булмый. Кайткач та, рәхмәтләрен белдереп, балаларның бик канәгать калуларын хәбәр итеп шалтыраттылар. Әле Иске Яңа елга да шулай очрашырга сөйләштеләр, - дип хәбәр итте Сенера Вагит кызы. - Фельдшер-акушерлык пунктының шәфкать туташы Анна Балдук, санитарка Гүзәл Назметдинова да бик булганнар”, - дип аларга да рәхмәт белдерде ул.

Матди яктан булышкан Раил Нургали улы, өлкә 1 санлы клиник больницасы табибәсе Софья Новожилова да “үзенчәлекле” сабыйларга нинди зур шатлык алып килделәр.

Сабый күңелен аңлый торган өлкәннәр күбрәк булсын да, креатив идеяләре белән куандырып торсыннар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836