Материалы

Җәйге ял көннәре

последние и лучшие новости искусства в мире

36-11Җәйге каникуллар башлану белән Индрәй мәктәбе каршысында ел саен балалар өчен сәламәтләндерү лагере эшли башлый. Коронавирус инфекциясе таралудан саклану сәбәпле, лагерьны ачу быел өлкә санитар-эпидемиологик белешмә нигезендә генә башкарылды. Шуңа күрә, җәйге лагерь балалар өчен үзенең ишекләрен июль башында гына ачты. Ял кызыклы да, файдалы да булсын, баланың сәламәтлегенә, тормышына куркыныч тудырмасын дигән максатлар - барысы да оештыручыларның төп бурычлары иде.

Укучылар ялын кызыклы итеп оештыру нигезендә, лагерьда спорт белән берлектә хәрәкәтле һәм интеллектуаль уеннар, флешмоб һәм башка төрле кызыклы чаралар үткәрү ел башыннан ук планлаштырыла. Әйтергә кирәк, быел спорт чараларына зур әһәмият бирелде. Мавыктыргыч ярышлы уеннар аша балалар үзләренең көчләрен сынадылар, тиешле нормативлар буенча ГТО (Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!) нормаларын үтәделәр, төрле киртәләр үтеп беренчелекләрне яуладылар, ярыша-аралаша бер-берләре белән дуслаштылар. Ял итүчеләр сәнгать өлкәсендә дә актив катнаштылар. Җиңүнең 75 еллыгына багышланган төрле кинофильмнар карадылар, шигырьләр, җырлар, плакат-рәсемнәр аша тылда һәм сугыш кырында үзләрен батырларча күрсәткән әби-бабайларының истәлекләре белән бүлештеләр, фоторәсемнәрен күрсәтеп хөрмәтләрен белдерделәр. Үз-үзеңне тоту, юл кагыйдәләрен аңлатып балачакны саклау буенча инспектор Нодира Сафиуллина, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Ляля Кузакбердиева балалар янына ешь килеп, видеороликлар күрсәттеләр, кызыклы викториналар, мастер-класслар үткәрделәр. Туган як табигате байлыгын, дару-үләннәренең файдасын дәлилләп, балалар апалары ярдәмендә кызыклы мәгълүматлар җыйнадылар һәм рәсемнәр ясап, пластилиннан әвәләп алар турында сөйләп-күрсәтеп тә бирделәр. Балачак иҗатының чиге юк! Кул астындагы материаллардан файдаланып кызлар һәм малайлар төрле әкият геройларына әйләнделәр, модельләр булып фантастик киемнәргә төренеп “подиум”да йөрделәр, мавыга-үзләштерә оригамидан төрле кош-хайваннар ясадылар. Шулай уйный-ярыша, дуслаша-көлешә күңелле 3 смена үтеп тә китте. Әйтергә кирәк, быел Индрәй мәктәбе капиталь ремонтка бикләнүе сәбәпле, балалар Боровский поселогы мәктәбе җәйге ял лагеренда булдылар. Аларны көн дә автобус йөртте. Шуңа карамастан, кайбер балалар икешәр, өчәр сменалап ял иттеләр. Лагерьда барлык Роспотребнадзор таләпләре тиешлечә үтәлә барды, балалар һәрвакыт медицина күзәтүе астында булдылар.

Зәкия СӘИТОВА, Төмән районы, Индрәй авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума