Материалы

Җәйге каникул

последние и лучшие новости искусства в мире

36-9Мин быел җәйге каникулымның зур өлешен Төмәндә уздырдым. Берничә тапкыр Яркәү районы, Карагай авылындагы өебезгә бардым, Түбән Тәүде районы, Киндерледә туганнарымда булдым.

Төмән шәһәре Сабан туе күңелемә нык ошады. Икедән туган энем Костя белән Заречный микрорайонындагы яр буе ял зонасы территориясенең бөтен почмагында булдык. Төрле уеннарда катнашып, көч сынашып жетоннар җыйдык, аннары алар белән түләүсез батутта сикердек. Ял көннәрендә песиебез «Киса» ны алып дачага бардык. Анда мин әтиемә-әниемә бакча эшләрендә булыштым: яшелчәләргә су сиптем, утадым, җиләк-җимеш җыйдым, мунчага утын ташыдым, кибеткә йөрдем.

Карагай авылында кызлар-малайлар белән танышып, яңа дусларым булды. Тап елгасында зурлар белән туйганчы су коендым. Урманга гөмбә, җиләк җыярга бардым. Киндерле авылында Сабантуйга туры килдем. Кеше күп килгән иде, көрәш, уеннар, концерт ошады. Өлкән апалар чәк-чәк, бавырсаклар, күмәчләр белән сыйладылар.

Җәйге каникул шулай узып та китте. Инде зарыгып икенче җәйне көтәчәкбез.

Ләйсән ХӘБИБУЛЛИНА, Төмән шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума