Тубыл шәһәренең 15 мәктәп укучылары Ксения һәм Денис Захаровлар «Җиңү фонарьлары» акциясендә катнаштылар. 4 сыйныфта укучы Ксения Тубыл тамашачыларына яхшы таныш. Ул җырчы - композитор Наҗия Хәкимова җитәкләүче « Сүзге» ансамблендә җырлап-бии. Денис 2 сыйныфта укый, ул да апасы кебек татар теле дәресләренә бик теләп йөри.