Материалы

Җир-әнкәнең зәңгәр күзләре

последние и лучшие новости искусства в мире

Җирдәге иң зур күл – Каспий диңгезе (371 мең кв. км).

Иң кайнар күл Камчаткадагы Фумароль күле. Аның температурасы 50 градустан артык. Бу күлдә тереклек яши алмый.

Иң салкын күл – илебезнең Таймыр ярымутравында, аның суы иң җылы вакытта да 5-7 градустан артмый.

Болгариянең Кара диңгез буендагы Поморие шәһәре янында бер күл бар. Аның төбендә куе кара балчык ята. Шул балчыктан алынган матдә астма, бронхит кебек авыруларны дәвалауда кулланыла.

Алжирның Сиди-бель-Аббес шәһәре янындагы күлгә каләм манып язарга мөмкин. Күлгә агып килгән ике инешнең берсендә тимер тозлары эремәсе күп, икенчесе торфлы сазлыктан агып чыга. Ике суның бергә кушылуыннан чып-чын язу карасы барлыкка килә. Бу күлдә, әлбәттә, балык та, үсемлекләр дә юк.

“Балалар календаре”.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума