Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Түбән Тәүде районының Тарман авылы халкы да “Җиңү тәрәзәләре” акциясендә бик теләп катнашты. Биредә яшәүче 4 яшьлек Илзат һәм 5 яшьлек Илсаф Мачитовлар әниләре белән бергәләп тәрәзәләрен җиңү символлары белән бизәделәр. Карантин балаларга бик күп уңайсызлыклар алып килде. Чөнки алар өйдә мультфильмнар карап, пазллар җыеп кына утырырга яратмыйлар. Бигрәк тә бу кояшлы, җылы көннәрдә. Песиләре Муська һәм Снежинка урамга уйнарга чыкканда, аларның да ишек алдына чыгып, туктамыйча йөгереп аласылары килә. Ләкин әти-әниләре, сәламәтлекләрен кайгыртып, урамга чыгарга рөхсәт итмиләр. Илзат белән Илсаф узган ел 9 Май көнне «Үлемсез полк» акциясендә катнашып, кичен салют караганнар. Быел Җиңү салютын өйдән генә тамаша кылдылар.
Рәүфә КАНГАЗИНА.