#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Дәү әбием – укытучылар династиясеннән

последние и лучшие новости искусства в мире

Минем дәү әбием – Җәмилә Гани кызы Туришева 8 августта зур юбилеен – 90 яшен каршыларга җыена.

Туришевлар гаиләсенең укытучылык династиясе Җәмилә Гани кызының абыйсы – Туктасын Гани улы Айтняковтан башлана. Ул Тубыл районы, Пушнаш авылында туа, анда аның күпсанлы туганнары, әти-әнисе яшәгәннәр.

Җәмилә белән Туктасынның әтиләре – Гани Айтняков авылда иң грамоталы кешеләрдән саналган. Иркутск «Рәсүлия» мәдрәсәсен тәмамлый, колхоз рәисе булып эшли, мәктәп төзүдә бик актив катнаша, иң яхшы агач остасы һәм тегүче дип саныйлар. Иң алдынгы колхозчы буларак, аны Кырымга путевка белән бүләклиләр.

Туктасын белән Җәмилә бик иртә әтисез калалар. Балачактан икесе дә хезмәткә чыныгып үсәләр. Туктасын укытучы булырга хыяллана. Ул бик күп укыган, мандолина, гармунда уйнарга яраткан, кулы бар нәрсәгә дә яткан. Төмән укытучылар институтын читтән торып уңышлы тәмамлап, 1935-1938 елларда Байкал районы, Сәет авылы мәктәбендә укыта, бирегә ул әнисен һәм сеңлесен дә алып килә. Бу мәктәптә аңа Я.К.Зәнкиев, С.А.Садыйков, З.Р.Бекшенев кебек күренекле шәхесләр белән эшләргә туры килә. Кызганычка каршы, Туктасынның укытучылык “сукмагы” фаҗигале рәвештә өзелә.

Аның сайлаган эш һөнәрен сеңлесе Җәмилә дәвам итә. Ул авыр сугыш елларында Тубыл педагогия училищесында белем ала. Шул еллардагы тормыш авырлыгын язып торасы юк. Студентлар каникул вакытларында ачлы-туклы, һава торышы нинди булуга карамастан, колхоз кырларында эшләгәннәр. Төннәрен йокламыйча сугыштагы солдатларга йон эрләгәннәр, оеклар, бияләйләр, шарфлар, кофталар бәйләгәннәр.

Җәмилә училищены тәмамлаганнан соң, 1944 елда юллама буенча Тубыл районы, Шаңшы авылына эшкә килә. Шул ук елларны ул “Якты юл” колхозында комсомол оешмасының сәркәтибе дә булып хезмәт итә. Ул елларда авыл укытучысының тормышы бик авыр була – эш хакы аз, әнисе авырлыкларга карамастан сыер тота, сөтне ипигә, йомыркага алыштыралар. Укытучыларга елына берничә мәртәбә киемгә дип тукыма биргәннәр. Дәү әбием тегә һәм бәйли дә белгәч, үзенә, әбисенә һәм авылдашларына киемнәр теккән. Шулай итеп авыр елларны кичергәннәр.

Укытучылык нәселенә юлны минем дәү бабаем – Айсмәтулла Айнитдин улы сала. Бөек Ватан сугышына кадәр Тубылның 15 нче мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул экстерн рәвешендә педагогия училищесын тәмамлый, (Төмән укытучылар институтында читтән торып укый), аннары Вагай районының 2-Вагай, Бегишева авылларында укытучылык эшен дәвам итә. 1941 елда Айсмәтулланы армиягә алалар, июнь аенда Бөек Ватан сугышы башлана.

Туган авылына ул 1946 елның март аенда гына әйләнеп кайта. Ул, укытучы буларак, демобилизацияләнә. Шул ук елның 1 маенда яңа Туришевлар гаиләсе барлыкка килә. Алар Тубыл районының Шаңшы, Бәек, Канавылы, Кызылбай башлангыч мәктәпләрендә бергә эшлиләр. Музыкаль гаилә буларак, алар икесе дә скрипкада һәм мандолинада уйныйлар, аларны һәрвакыт бәйрәмнәргә, туйларга чакырганнар.

Дәү бабаем сугыштан соң авырыса да, тик утырмый – рәсем ясый, авыл клубы, колхоз конторларын, күрше башлангыч мәктәпләрне бизи. Колхозда, хисапчы-кассир да булып эшли. Фотограф һөнәрен дә үзләштергәч, аңа күрше авыллардан фоторәсемгә төшәргә йөргәннәр. Ул 1961 елның 7 мартында дөнья куя. Дәү әбием 7 бала белән кала.

Җәмилә Гани кызы “Герой Ана” медале белән бүләкләнә, Шаңшы башлангыч мәктәбендә эшли. Полуяново сигезьеллык мәктәбе ачылгач, ул анда эшен дәвам итә. Аның укытучылык стажы – 40 ел. Ул берничә буынны укыта, яшь укытучыларның остазы була. Балаларына югары белем бирә. Хәзерге көндә ул 17 оныгына һәм 23 нәбәрәсенә шатланып туя алмый.

Җәмилә Гани кызының хезмәт уңышларын аның исәпсез-хисапсыз медальләреннән, Мактау грамоталарыннан күреп була. 1979 елда, 55 еллык юбилее уңаеннаен, ул “Хезмәт ветераны” медаленә ия була. Ә 2014 елның 14 июлендә, Бөек Ватан сугышында катнашучының гаилә әгъзасы буларак, таныклык ала.

Җәмилә әбием 84 яшенә кадәр мал-туар, кош-корт саклый, бакча утырта. Яздан көзгә кадәр бакчадан керми. Балалары һәм оныкларының һәрберсенә чиратлап кунакка йөри. Бүгенге көндә ул Хуҗайлан авылында әбием хөрмәтендә яши. Һәр укучының күңел түрендә барлыгы 135 ел хезмәт стажлары булган талантлы Туришевлар гаиләсе сакланадыр.

Лениза АПШАНОВА.
(Н.Ташбулатова тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836