Материалы

Язмышына шөкер итеп яши

последние и лучшие новости искусства в мире

6 августта Саҗидә Юлмөхәммәт кызы Мәҗитовага 65 яшь тулды. Ул Тубыл районы, Лайтамак авылында туа. Сигезьеллык белемне туган авылы мәктәбендә ала. 1968 елда Тубыл педагогия училищесын тәмамлап, башлангыч класслар укытучысы дигән таныклыккаия була, Тәпкен авылы мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирүгә 10 ел гомерен багышлый. 1978 елда гаиләсе белән Хмелево авылына күчеп, Саҗидә Юлмөхәммәт кызы тагын 27 ел армый-талмый намус белән мәктәптә хезмәт итә. 2005 елда 37 ел педагогик хезмәт стажы белән лаеклы ялга чыга. Язмыш юллары аны Санникова авылына китерә.

Якты күңелле, оптимистик рухлы, кеше белән аралашучан Саҗидә тиз арада авылның үз кешесе булып китә. Авылда үткәрелгән барлык чараларда катнаша. Ул “Бәйрәм” ансамбленең актив җырчысы да. Бер генә дә эшсез торырга яратмаган тырыш, эш сөючән бу ханым, орчык кебек бөтерелеп, ниләр генә эшләми. Кышын ишек алдының карын көри, утынын да яра, аны өя. Җәен иртә таңнан көне буе бакчасында мәш килә. Урманга да йөреп өлгерә, җиләк-җимеш, гөмбә, дару үләннәре җыя. Кеше тормышында йөрәкне әрнетә торган вакыйгалар була. Саҗидәне дә тирән кайгыга салып, кызы фаҗигәле рәвештә кинәт вафат була. Ятим калган ике оныгын әбиләре үз тәрбиясенә ала. Бераздан тормыш иптәше дә авырып китеп, бакый дөньяга күчә. Саҗидә бу кайгыларны үзенең түземле, сабырлы булуы белән җиңә, чөнки оныкларны аякка бастырырга кирәк. Милли җанлы ханым “Яңарыш”ның якын дусты да, һәрвакыт язылып, кызыксынып укып бара, фикерләре белән уртаклаша. Дини бәйрәмнәребезне дә хөрмәт итеп, хәтем ашлары үткәреп тора. Менә шулай язмышына шөкер итеп яши бирә ул.

Хөрмәтле Саҗидә, юбилеең белән чын күңелдән сине котлап, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, күңел тынычлыгы телибез.

Санникова авылы ветераннар советы исеменнән

Нурҗиһан НАЗЫРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума