#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тубыл шәһәре татар автономиясенең отчет конференциясе

последние и лучшие новости искусства в мире

1-4Тубыл шәһәре татар милли-мәдәни автономиясенең исәп-хисап һәм сайлау конференциясе 23 декабрьдә 15нче мәктәпнең актлар залында үтте. Бу мөһим чарада йөзгә якын кеше катнашты. Хөрмәтле кунаклар арасында өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, автономиянең башкарма директоры Тимергали Мирасов, шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Леонид Митрюшкин, шәһәр Думасы депутаты Светлана Журавлева, белорус милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Владимир Габрус, Тубыл мәчете имам-мөхтәсибе Ибраһим хәзрәт Сухов, аскы тора мәчетеннән Фәннүр хәзрәт Казыймов, шәһәр автономиясе әгъзасы Фәүрия Шәрипова булдылар.

Конференция башланыр алдында кунаклар игътибарына автономия заказы буенча төшерелгән «Тубыл татарлары» фильмы тәкъдим ителде, укучылар чыгыш ясадылар. Конференцияне алып баручы Әлфия Петухова беренче сүзне шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәет Хисмәтуллинга бирде. Ул автономия башкарган эшләр турында отчет ясады, сөйләгәннәрен тулыландырып экраннан видео фильмнар, фоторәсемнәр күрсәтелде. Ул  шәһәрдә яшәүче милләттәшләрне бердәм, тату булырга, автономия оештырган чараларда катнашырга чакырды. Автономиянең башкарган эшенә зур бәя бирелеп, аның рәисе итеп кабат С.Хисмәтуллин, автономиянең башкарма директоры – Нурилә Шамратова һәм автономия советына 11 кеше сайланды. Конференция барышында яңгыраган теләкләр, тәкъдимнәр яңа сайланган совет утырышында каралачак һәм карарлар кабул ителәчәге турында әйтелгәч, Л.Митрюшкин, С.Журавлева, Р.Зиганшин шәһәр автономиясенә уңышлар теләп, котлауларын юлладылар. Леонид Валерьевич: ”Кабул иткән карарлар халкыбыз өчен, Төмән өлкәсе, илебезнең алга баруына, милләтара дуслыкны ныгытуга юнәлдерелсен”, - диде. Ришад Сабир улы, Тимергали Сәлим улы 15нче мәктәп укытучылары Банисә Ниязовага, Нурилә Шамратовага Рәхмәт хатлары, мәктәп директоры С.Хисмәтуллинга бүләк тапшырдылар. 1-7Ришад абый: ”Тубыл автономиясе белән күп еллар тыгыз элемтәдә эшлибез. Уртак бәйрәмнәр, конференцияләр, балалар Сабантуен үткәреп торабыз. Киләчәктә дә бергә булырга язсын. Керәсе Яңа еллар белән котлап, сезгә гаилә иминлеге, бәхет-шатлыклар телим”, - дип теләкләрен юллады һәм шәһәр милли-мәдәни автономиясе советы әгъзаларына да Рәхмәт хатлары, бүләкләр өләште. Шулай ук ул “Яңарыш” газетасы турында җылы сүзләр әйтеп, ветеран укытучыларны газетага яздырыр өчен 5000 акча бирде. Ришад Сабир улының игелекле адымына кушылып, мәктәпнең бөтен укытучылары да газетага язылдылар. Конференция Россия Федерациясенең Гимны белән тәмамланды.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836