Материалы

Укучыларыбыз, ярдәмчеләребезгә рәхмәтебез чиксез

последние и лучшие новости искусства в мире

1-6“Яңарыш”ыбызны Яңа 2017нче елда кемнәр укыячак? Тубылда  укучыларыбызны саклап кала алдыкмы икән?” – дигән сорауга  шәһәрнең үзәк почтасының газета-журналларга яздыру бүлеге мөдире Нурия Вафеева: ”Узган ел белән чагыштырганда шәһәр һәм район буенча укучыларыбыз быел аз булмаячак. Планыбызны үтәдек. Декабрь ахырына кадәр өлгерәм әле, дип газетага язылуны соңгы көнгә кадәр сузучыларны да  көтәбез әле. Төрле яшьтәге укучылар материалларны ”Яңарыш” сайтыннан  күзәтеп барганнарын да белдек. Моңа да шатландык. Шулай да, газетаны кулларына алып укучылар әле аз түгел”, - диде ул.

Шәһәрдә узган татар концертларында, мәдәни чараларда Нурия ханым җитәкчелегендә газета-журналларга почта хезмәткәрләре һәм җирле газета корреспондентлары “Абүнәче декадалары”нда, төрле мәдәният үзәкләрендә, почта бүлекләрендә яздыруны оештырдылар. Алар белән бергә шәһәр журналистлары турыдан-туры газета укучылары белән танышып, аларның теләкләрен, фикерләрен, тәкъдимнәрен тыңладылар. Күп тәнкыйтьләр хат ташучылар турында булды. Газета хезмәткәрләренә  кагылган берничәсенә тукталып китәсе килә.

Савия Әбүбәкир кызы Исхакова:” Миңа 66 яшь. Үзем Тугыз авылында, тугыз балалы гаиләдә тугызынчы бала булып дөньяга килгәнмен.  Гомер юлым Салехард шәһәрендә узды. Ике егет, бер кыз үстердек. Хезмәт юлымда төрле авыр эшләр башкарырга туры килде. Хәзер туган якларыбызга кайттык. Татарча укый белмим дигәннәрне аңламыйм. Ана сөте белән кергән нәрсә онытылмый. Без татарча сөйләшеп үскән кешеләр, туган яктан еракта яшәсәк тә, татар телен онытмадык. Газетаны яздырмый калганым юк. Авыл халкы, якташларыбыз, яңалыклар турында укыйбыз”, - дип үзенең фикерләре белән уртаклашты.

Мәрьям Нияткалый кызы Айбатова: “Яңарыш” газетасына күп еллар инде язылабыз. Өлкә хәбәрләре, яшьләр тормышы, мәдәни, дини темага яңалыклар, белдерүләрне укып беләбез. Халкыбызның тормышын баетучы, ямь өстәүче газетага яңа елга да язылмый калмадык”, - ди. Мәрьям апаның яшьлек еллары  Лайтамак авылында уза. 33 ел авылда яшәгән апага төрле тормыш сынауларын кичерергә туры килә. Бер үзе ике улын тәрбияләп үстерә. Шәһәргә күчеп, җыештыручы булып эшкә керә һәм үз хезмәте, тырышлыгы белән фатирлы да була.

Мөнҗия апа Әширмәмәтова: ”Татарстанның күренекле, танылган язучыларның хикәяләрен кызыксынып укыйбыз. Безнең күпчелек туганнарыбыз “Яңарыш”ны яздыралар, яңалыклар белән уртаклашып яшибез”, - ди. Мөнҗия апа даими рәвештә “Сөембикә”не дә яздыра, күрешкән саен фикерләрен сөйли.

Харис Хасыйм улы Слабукаров: “Газета атнасына ике мәртәбә килсә, тагын да яхшырак булыр иде. “Яңарыш”ның һәр санын түземсезлек белән көтеп алам. Өлкәбезнең сулышын җиткерүче ”Яңарыш”та хезмәт итүчеләргә, газетаның редакторы Алсу ханым Сәгыйтовага уңышлар телим. Яңа үрләр яулап алга алып барасыз, тырышасыз. Мин беренче редактор Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовны белгән кеше. Ул да сезнең тырыш хезмәтегезгә югары бәя бирер иде. Сканвордлар, кроссвордлар, көлдергечләр күбрәк кертегез. Күпчелек тәнкыйтьләүчеләр үзләре себер татар телендә дә, әдәби телдә дә сөйләшә белмиләр. Андыйларга кәефегезне төшермәгез. Уңышлар сезгә”, - дип теләкләрен юллады.

Бу юлы үз теләкләре белән “Яңарыш”ны мәчетләргә яздыручыларның саны шактый булды. Яңа елның беренче ярты еллыгына Пушнаш мәчетенә Зөләйха ханым Кадыйрова, Сабанак мәчетенә Зөлфия ханым Хәсәнова, Тубыл мәчетләренә Сәлимә ханым Камалетдинова, Клара ханым Колмәмәтова, Татар Вагай мәчетенә Туктабикә ханым Хикмәтова яздырдылар.

1-5Газета-журналларга язылу тәмамланды. Башкарылган эшебезгә нәтиҗә ясап, ярдәмчеләребезгә рәхмәтләр белдерәбез. 2017нче елның беренче яртыеллыгына язылучы барлык якташларыбызга, “Яңарыш”ны 21 хезмәт һәм тыл ветеранына яздыручы шәһәр башлыгы Владимир Мазурга, 8 кешене яздырган Тубыл район хакимияте башлыгы Юрий Баттка, Айсатулла Сәйфуллинга, Илшат Кормановка һәм алар җитәкчелегендә хезмәт итүче милләттәшләребезгә, шәһәр ветераннары советы оешмасы әгъзасы Фәүрия Шәриповага, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәет Хисмәтуллинга, Мәрьям Сәйфуллинага, Фәридә Нәҗметдиновага, Әлфирә Байморатовага, Гөлназ Авазбакиевага, педагогика фәннәре кандидаты Нәфилә Сәйфуллинага, Роза апа Яхинага, ветеран укытучыларыбыз: Нурҗиһан Назыйровага, Хәмидә Речебакиевага, Рәшидә Бакиевага, Гөлҗиһан Закировага, Рауза, Клим Садыйковларга, Мәхмүдә Әминовага, Заһидә апа Бекенинага җылы теләкләребезне юллап, имин тормыш, уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

 

Ярдәмегез белән көчле без

Милләтебезнең киләчәге өчен иңне иңгә терәп эшләгәнгә тагын бер ел вакыт үтте. Хәтерегездәдер, ел башында кайсы гына  мәгълүмат чараларына кагылма: “Кәбисә елы - авыр булачак”, - дигән ырым-шырымнар белән күңелләргә шом салып тордылар.  Кәбисә елы кеше тарафыннан уйлап чыгарылган, монда бернинди мистика да, дини юрауга да нигез юклыгын яхшы аңласак та, гомумән алганда, чынлап та 2016 ел дөнья, ил күләмендә төрле фаҗигаларга, югалтуларга бай ел булды дип әйтеп була. Бу, әлбәттә, кәефне төшерә! Ә икенче яктан карасак, югалтулар белән беррәттән табышлар, яхшы якка үзгәрешләр дә күп булды. Кризис, кризис дип куркытсалар да, Аллага шөкер, халык хезмәт хакын вакытында ала, кибетләрдә дә нинди генә ризыклар, тауарлар юк! Газетабыз да үз кыйбласыннан тайпылмыйча, алга таба атлый. Шөкер, милләтебез өчен башкарган изге гамәлебезне якташларыбыз күрәләр, түрәләр – югары бәя бирәләр...

2017 елга аяк бастык, дуслар.  Сезнең кулда - газетабызның беренче саны. Гадәттәгечә, бу юлы да кемнәр белән саубуллашканбыздыр, билгеле, яңа дуслар да кушылдылар, ә нигездә, күпчелек укучыларыбыз безнең белән бергә калдылар. Моңа без бик тә шатбыз. Газетабызның киләчәге турында сүз чыккан саен, күптән түгел Казан шәһәрендә узган бөтендөнья татар конгрессының еллык хисап җыелышында “Өмет” Ульяновск өлкә татар газетасының баш мөхәррире Хәлим Исхаковның җирле автономия, татар конгрессы белән кулга-кул тотынышып эшләгәннәре турында горурланып сөйләгәне искә төшә. “Газетага язылу вакытында без беркемгә дә мөрәҗәгать итеп, соранып йөрмибез. Чөнки иҗтимагый оешмалар үзләре һәр очрашу-чараларда халык белән сөйләшеп газетаның татар халкы өчен мөһимлеген аңлатып, газетага язылырга чакыралар. Ә безгә төп вазифабызны үтәп, алар оештырган, үткәргән чараларны яктыртасы, халыкка җиткерәсе генә кала”, - диде ул. Әлбәттә, безнең дә милләт җанлы якташларыбыз күп, без дә алар белән горурланабыз. Мәсәлән, Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина Яркәү районы, Тархан авылында яшәүче 70 хезмәт ветеранын “Яңарыш”лы итте. “Шәһәрдә яшәүче ике укучыма шундый үтенеч белән мөрәҗәгать иткәч, алар бик теләп авылдашларына Яңа ел бүләге әзерләделәр, зур рәхмәт аларга”, - диде Хәнисә апа.

Ел саен ярдәм кулы сузучы өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин 20 мең бирде, өлкә татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров быел да дин әһелләре, мәчетләргә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына 50 газета яздырды. Шулай ук Түбән Тәүде районы, Чугунаево авылы эшмәкәре Басыйр Девятьяров, “Приполярная” агрофирмасының генераль директоры Тәкыйулла Шәрипов, Олы Акъяр  авылы эшмәкәрләре Альберт Хәмидуллин, Гомәр Шаматов, Рафаэль Шакиров, Төмән шәһәреннән Тәслимә Гарифханова үз акчаларына авылдашлары, хезмәткәрләре, туганнарын газетага яздырдылар. Вагай районы, Тугыз авылыннан Фатыйма Вабиева, Кече Уваттан Закир Кузакбирдиев һәм ярдәмчеләребез авыл хакимияте башлыкларына хатлар язып, подписка турында искәртеп торалар, аннары өйдән-өйгә йөреп авылдашларын газетага яздыралар. Аларның барысына да зур рәхмәтлебез.

Ә без, редакция хезмәткәрләре, киләчәктә дә газетаның беренче редакторы Азат Сәгыйтов билгеләгән кыйблага тугры булып, күренекле, сәләтле, уңышлы якташларыбыз, дуслык, хаклык, гаделлек турында язачакбыз, сездән килгән эчкерсез хатларны, гыйбрәт алырлык тәрбияви материаллар бастырачакбыз. Иң мөһиме – бер-беребезгә терәк булып, ярдәмләшеп, аралашып-аңлашып, фикер алышып яшик. 

Редакция.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума