Материалы

Азат абый, коллектив һәм сабыйларыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

“Яңарыш” газетасын башлап җибәрүче беренче мөхәррире Азат Гыйззәт улы Сәгыйтов белән 9 елга якын бергә эшләдек. Азат абый җитәкче буларак, эшебез белән генә кызыксынмады, тормышыбызда да зур терәк булды. Гадел, кешелекле иде, һәркемнең хәленә керә белде. Хезмәткәрләрнең балалары бер вакыттарак тудылар, бер чорда үстеләр. 2001 елның башында кызыма бер ярым яшь тулды. Энем, карыйм, дигәч, эшкә чыктым. Ул июнь аенача карады, аннары арыды, авылга кайтып китте. Аны да аңлыйм, төнен сакчы булып объект саклады, көнозын бала карады. Мәгариф идарәсендә яследә урын август аенда гына була дип әйттеләр. Июльдә баланы кемгә калдырырга? Азат абыйга хәлне аңлаттым. “Борчылма, ничек тә бер айны түзәрбез, кызыңны үзең белән эшкә йөрт”, - диде ул. Наилә апа Сафиуллина белән бер бүлмәдә эшләдек. 2 яшьлек бала тынычсыз, кайчак, язынырга ирек бирми. Наилә апа хәлемә кереп берни эндәшмәде, киресенчә, ярдәм итте. Балага ручка белән кәгазь тоттырып өстәл каршына утыртабыз. Ул безгә карап язынган була. Хезмәткәрләрдән кемнең вакыты бар, шул кабинетыбызга кереп баланы күтәреп чыгып китә, тәрбияли. Шулай бер ай вакыт узып та китте. Шундый мизгелләр искә төшсә, күңелләр нечкәрә. Җитәкчем Азат Гыйззәтовичка, коллективка рәхмәтем чиксез.

2000 елның декабре бик салкын булды. Балаларыбызны калын, җылы киемнәргә киендереп, урап Азат абыйларга уллары Наилнең туган көненә бардык. Алсу апа мул итеп балаларга өстәл әзерләгән. 2-3 яшьлек сабыйлар Наилнең бүлмәсендә уйныйлар, минем ярты яшьлек кыз яннарында йөзенә. Азат абый балаларга карап чын күңелдән шатлана. “Минем менә шундый улым бар”, - дип нәни Наилне сөя.

Заманалар авыр иде, әмма без, “Яңарыш” коллективы, төшенкелеккә бирелмәдек, бик күңелле, дус яшәдек. Азат абый белән эшләгән еллар һичкайчан онытылмаячак, биргән киңәшләре һәрчак ярдәм итәчәк.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума