#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Остазыбыз турында хөрмәт белән

последние и лучшие новости искусства в мире

Азат абый турында язарга дип кулыма каләм алгач, Яркәү районы, Бурбар мәктәбендә 23 ел хезмәт дәресләрен алып барган ветеран укытучы Наил Әхәт улы Мөхәммәтовның газетабызның беренче мөхәррире турында ихластан: “Бик зирәк, тирән белемле һәм бик тә мәрхәмәтле кеше иде”, - дигән сүзләре хәтергә төште. Ә баксаң исә, 1962-1963нче елларда Азат абый аны Байкалово кичке мәктәбендә 10нчы сыйныфта укыткан һәм класс җитәкчесе булган. Шул елларны искә төшереп Наил Әхәт улы укытучысы турындагы истәлекләре белән бүлеште. Спортчы, яшь, чибәр абыйсының Укытучылар көненә багышланган концертта ачык, моңлы тавышы белән бик оста итеп “Тылсымчы” җырын башкарганын бүгенгедәй хәтерли ул. Һәм шуннан соң бу җырны гомер буе күңелендә Азат абый белән бәйләгән. Икенчегә алар, Азат абый  “Яңарыш” газетасының мөхәррире буларак, Бурбар мәктәбендә укытучылар белән телебез, мәдәниятебез, тарихыбыз киләчәге турында сөйләшкән чакта  очрашалар. “30 ел вакыттан соң да абый мине таныды бит!” – дип горурлану аралаш гаҗәпләнеп сөйләде Наил абый. Аннары ул укытучысы Азат Гыйззәт улының балачактан сакланган образына  “Яңарыш” газетасын беркеткән һәм араларны бәйләүче шул җепләрне өзмәскә тырышып, 25 ел инде газетага даими рәвештә язылып тора икән.

Гомер сукмагында Азат абый белән очраштырганы өчен Ходаема мин дә мең рәхмәтлемен. Чөнки бүгенге көндә яратып башкарган вазифамның асылына төшенүдә ул бик мөһим роль уйнады. Һ.Такташ сүзләре белән югары пафоста әйтсәм: “Иптәшләрчә үткен каләм бирде: - Мә, яз инде, - дип кулыма”.

Тубыл педагогия институтының татар бүлеген тәмамлаганнан соң, 1997нче елда мин редакциягә эшкә урнаштым. Азат абый, минем беренче остазым буларак, мәкалә ничек дөрес язылырга тиешлеген аңлатты. Аның мәрхәмәтлелеге, ярдәмчеллеге, кеше хәленә керә белүе мине гел сокландырды. Без, шул чакта эшләүче кызлар, аны икенче әтиебез кебек күрә идек. Мәкалә язып кертсәк: “Ошармы абыйга, әллә юкмы?” – дип дулкынланып, аның фикерен көтәбез. Аның фикере безнең өчен иң  әһәмиятлесе булды. Язмабызны мактаган очракта, шатлыкны эчкә сыйдырып булмый, тагы да яхшырак, остарак итеп язасы килә башлый. Менә шулай Азат абый канаты астында бер ярым ел эшләдем. “Канаты астында” дип әйтеп ялгышмадым, чөнки ул чакта без үзебезне яңа гына йомыркадан чыккан чеби балалары кебек хис итә идек, ә Азат абый безне үз кызлары кебек киң канатлары астында җил-давылдан саклап торды, сәламәтлегебезне дә, гаилә иминлегебезне дә кайгыртты. Болай да ул безгә гел “кызларым” дип кенә эндәште. Азат абый: “Сез материалыгызда халыкка үзегезнең шәхсән уй-фикерләрегез, мөнәсәбәтегез, эмоцияләрегезне түгел, ә дөрес, тулы мәгълүмат кына җиткерергә тиешсез. Газетабыз – ул өлкә газетасы, аны гайбәт капчыгы, сары гәзиткә әйләндермик”, - дип гел безгә искәртеп торды. Инде Азат абыйның арабыздан китүенә дә 10 ел вакыт узды. Дөрес, ул еллар җиңел бирелмәде. Ләкин беренче мөхәрриребезнең бу васыятына тугры булып кыйблабызны югалтмыйча, милләтебезгә хезмәт күрсәтүебезне дәвам итәбез. 

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836