tyumen

Безнең беренче сайт 

Календарь 

Июль 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Электронная почта 

Бердәм җиңү

последние и лучшие новости искусства в мире

27-16“Әйдәгез, саклыйк!” төбәк методик күргәзмә-бәйгесендә призлы урын алган Надым шәһәренең “Умка” балалар бакчасы тәрбиячесе Асия Кучукова тормыш иптәше Зөлфәр белән 3 кыз тәрбияләп үстерәләр. Тормыш тәҗрибәсе һәм педучилище, пединститутта алган белем югары уңышларга ирешү юлында нигез булып тора. Бәйгене Экология елы уңаеннан Төмән өлкәсенең мәктәпкәчә белем бирә торган оешмалары педагоглары өчен өлкә Думасы депутаты Владимир Пискайкин һәм “Төмән өлкәсе балалар бакчалары” электрон вакытлы басмасы оештырды, өлкә мәгариф һәм фән департаменты ярдәм иттеләр.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының тәҗрибәсен ачыклау, ярдәм итү һәм тарату, экологик белем бирү буенча тупланган мәгълүматны электрон базага җыю, педагогларның һөнәри осталыгын үстерү, тәрбиячеләрнең иҗатын һәм мавыгуларын стимуллаштыру, экологиягә җавапчыллык булдыру, нәтиҗәле, файдалы аралашу өчен мөмкинлекләр барлыкка китерү, заманча мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрне актив файдалану нигезендә эшлекле бәйләнешләр урнаштыру максатыннан уздырылган күргәзмә-конкурста өлкәнең көньяк районнарыннан, ХМАО, ЯНАОдан 252 педагог катнаша. Тәрбиячеләрнең эшләре “Автор әсбаплары”, “Электрон белем бирү ресурслары”, “Балалар бакчасында тикшеренү лабораториясе”, “Экологик плакат” номинацияләрендә сыналдылар. 23 июньдә өлкә Думасы Зур залында иң-иңнәрен тәбрикләү тантанасы үтте. Асия Кучукова “Экологик патруль” интерактив мультимедияле әсбабын әзерләгән өчен лауреат дипломына һәм кыйммәтле бүләккә, өлкә Думасы депутаты Рәхмәт хатына, конкурста катнашканлыкны раслаучы сертификатка ия булды.

Бу әсбап ярдәмендә балаларда кешелеклелек, табигатькә сакчыл караш тәрбияләнә, кызыксынулары арта, гади фәнни экологик белем формалаша, теге яки бу күренеш, хәрәкәт белән элемтә, бәйләнешне анализлый, фикерли белергә өйрәнәләр. Гади генә йогурт савыты һәм башка пластиклардан эшкәрткәч, фломастер, уенчыклар һ.б. барлыкка килүенә төшенәләр. Ә шуларны табигатькә ташлау – аларның йөзләгән еллар таркалмавы кире кайтаргысыз зыян китергәнлеген аңлыйлар. Аларда җыйнаклык, игътибарлылык, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләнә. Дәүләт кенә түгел, һәркем туган ягының табигатен саклауда үз өлешен кертә алганлыгына төшенәләр.

Әсбапны төзү идеясен Асия Закир кызының тормыш иптәше Зөлфәр тәкъдим итә. Алар гаиләләре белән еш сәяхәт итәргә яраталар, Испаниядә тезелеп утырган төрле төстәге контейнерлар күз алларына килә. Һәм бу эшне педагог-оештыручы Альбина Фәйзуллина белән тормышка ашырырга керешәләр.

- Без бакчада тикшеренү эшләре дә алып барабыз. Фәнни-тикшеренү лабараториясе бар. Ул бик яхшы җиһазланган. Анда җилнең көчен дә үлчибез, туфракны өйрәнәбез һ.б. Азык калдыклары белән башладык бу эшне, пластикларны аерым салдык, - дип сөйләп китте Асия Кучукова. - Хәзер интерактив такта белән генә эш итәбез. Шунда биремнәр эшлибез. Бу калдыкларны эшкәртү, аннары алардан ясалган әйберләр турында презентация ясадык. Балаларга бик кызыклы. Калдыкларны аерым җыю өчен бакчада махсус савытлар булдырылды, төркемдәге генә түгел, барлык бакча балалары шөгыльләнә хәзер бу эш белән. Быел гына түгел, бу шөгылебезне алдагы елларда да дәвам итәчәкбез.

Он-лайн тавыш бирү өчен аз гына көннәр бирелде. Мин вакыт таба алмыйча, бу эшне тиешенчә оештыра алмадым. Шуңа да икенче урын гына алдык.

Төньякка без - индустриаль институтны тәмамлаган Зөлфәр, мин педучилищедан соң (Тубыл пединститутында математика-информатика буенча читтән торып укыдым) 1996 елның 3 августында өйләнешкәч киттек. Баруга үз эшебезне ачып җибәрдек. Көнкүреш химиясе тауарларын 18 ел саттык. 3 кыз үстердек. Кызлар үсә төшкәч, балалар бакчасына эшкә кердем. Анда 5нче ел эшлим. Яңа ачылган балалар бакчасында беренче төркемне тупладым. Бер үк вакытта шәхси эшебезне дә ташламадык. Хәзер көнкүреш химиясе тауарларын күпләп сатуга күчтек, ә кибеткә канцелярия әйберләре кайтардык, китаплар да тәкъдим итәбез. Балаларда китап укуга мәхәббәт уятмакчы булабыз, шәһәрдә дә бу юнәлештә актив эш алып баралар. Хәзер заманча китаплар бик күп. Элекке әкиятләрне бик укыйсылары килми. Безнең бакчада да китапханә бар. Бакчада укыган әсәрләр турында әти-әниләренә кайтып сөйләсәләр, алар кызыксынып ул китапны сорап та алалар. Шәһәрдә үткән осталык конкурсында 3 урын алдым. Үзем математик та булгач, әле Мәскәүдә Петерсон методы буенча белемемне үстерү нәтиҗәседәдер, балалар математика буенча сәләтле. Ә бәйгедә башка бакча сабыйлары белән эшләргә кирәк иде. Алар мине бөтенләй аңламадылар шикелле. “Сезнең 3 класс дәрәҗәсендә булды бу биремнәр”, - диделәр оештыручылар. Математиканы үзем дә яратам, балаларда да бу фәнгә мәхәббәт уятырга тырышам. Алар яраталар, әле бу дәресләрне параллель алып баруымны сорыйлар. Логопедлар да көчле безнең. Хәзер күп бәйгеләрдә катнашабыз. Соңгы тапкыр директор Экология елы уңаеннан балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен үткән “Әйдәгез, саклыйбыз!” бәйгесендә үземне сынап каравымны теләде.

“Туган ягыбызны да онытмыйбыз. Хәлдән килгәнчә булышырга тырышабыз. Искер җыенга 3 тапкыр ярдәм күрсәттек. Асланада татар мәдәният үзәге ачылганда да, лагерь өчен төрле уеннар белән дә булыштык, менә хәзер балалар сабантуендагы ярышларда җиңүчеләр өчен 10 канцелярия әйберләре җыелмасы тапшырдык. Балалар да ярдәмчел булып үссеннәр, дибез. Без үз эшләребез белән аларга үрнәк булып торабыз. Хәзерге буын турында күп начар сүзләр ишетергә туры килсә дә, алай димәс идем. Алар акыллы, әйбәт. Тәрбия ата-анадан гына килми. Тирәлек, бакча, мәктәп тә йогынты ясый”, - дип кушылды Асия Закир кызына гаилә башлыгы.

3 кызлары да активлар. Олысы Төмән дәүләт университетында 3 курсны тәмамлый. Финанс-экономика факультетында укый. Уртанчысы 11нче, кечесе 7 классны тәмамлаганнар. Төрле җирләрдә катнашып, төрле секцияләргә йөриләр. Бигрәк тә кечесе Алсу гимнастикага да, биюгә дә булдыра, фортепианода да уйный. Сочига барып, “Газпром” үткәргән бәйгедә коллективы белән 1 урын алып кайта. Ел саен лагерьларда ял итәләр. Зурысы фортепиано классын тәмамлый, уртанчысы рәсемнәр ясый, сәнгать мәктәбендә укый, бии.

Шәһәрдә балалар үсеше өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырырга тырышалар икән. Квартирлары бик уңайлы урында урнашкан. Сәнгать, музыка мәктәпләре, гимназия, спорт комплексы кул сузымында гына. Совет заманындагы шикелле, барысы да диярлек түләүсез алар.

Ялутор районы, Аслана авылында туып-үскән Кучуковлар гаиләсе дус, тату гомер итә, кулга-кул тотынышып тормыш алып баралар. Балаларга ярдәмчеллек, хөрмәт, мәхәббәт кебек төшенчәләрне аңлатып үстерәләр. Ә тормыш иптәше, кызлары белән бергәләшеп, киңәшләшеп эш иткән Асия ханымның уңышлар баскычы тагын да югарыга күтәрелер әле.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836