#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Балалар Сабан туе

последние и лучшие новости искусства в мире

27-15Тубыл шәһәре мәктәпләре каршында эшләгән сәламәтләндерү лагерьларында ял итүче балалар өчен 15нче этномәдәни компонентлы мәктәп каршында Сабантуй оештырылды. Кунакларны, балаларны мәктәп директоры, шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин, РФнең атказанган табибы Фәүрия Шәрипова бәйрәм белән котлап күңелле һәм файдалы ял итеп, традицияләрне онытмауларын теләделәр. Шәһәрнең тарихи мәчетеннән килгән Фәннүр хәзрәт Казыймов бәйрәмгә фатиха бирде, Коръән аятьләрен укыды. Бәйрәм концертында матур, күңелле җырлар яңгырады.

Борынгыдан килгән милли бәйрәмебезгә кунак булып әкият герое Хуҗа Насретдин дә килде. Бу рольне оста башкаручы укытучы Гөлнара Янгулова балалар белән бергә җырлады, биеде, табышмаклар, такмаклар әйтеп бәйрәм тамашачыларының күңелләрен күтәрде. 500гә якын бала һәм кунаклар өчен кызыклы спорт ярышлары, аттракционнар, милли көрәш, капчык киеп йөгерү, бүрәнәдә капчык белән ярышлар һәм уеннар үткәрелде. Сабантуй бәйрәмен төрле милләт балалары көтеп алуларын, яратуларын күрсәтте. Җиңү яулаган балалар призлар белән бүләкләнделәр. Мәктәп каршында эшләгән “Кояшкай” лагеры җитәкчесе Нурилә Шамратова: ”Каникуллар – балачакның онытылмаслык рәхәт мизгелләре. Безнең лагерьда 140 бала ял итә. Аларның бер буш көне булганы юк. Төрле кызыклы тематик чаралар оештырабыз: “Татар мәдәнияте көннәре”, “Без үсәбез”, “Без - команда”, “Сәламәт тәндә - сәламәт рух” һ.б. Монда балалар сәламәтлекләрен ныгыта, белемнәрен күтәрү, тирә-якны өйрәнү чараларында теләп катнашалар. Безнең лагерьда яхшы ашаталар, менюда - төрле салатлар, боткалар, кайнар итле аш, тәм-томнар, җиләк-җимеш. Балаларның ялы күңелле һәм файдалы үтә”, - дип сөйләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836