#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Маслауда лагерь

последние и лучшие новости искусства в мире

Маслау авылы мәктәбе каршында оештырылган “Кояшлы ил” лагеры башлыгы Розалия Бакиева балаларның ялы күңелле һәм файдалы үтсен өчен уңай шартлар тудырылганы турында уртаклашты. Монда 34 бала өчен лагерь башлыгы, җитәкчеләр, тәрбиячеләр, тәмле һәм файдалы туклануны оештыручылар тырышып эшлиләр. ”Лагерьда балаларны ике төркемгә бүлдек. Кечерәк яшьтәгеләре төшке аштан соң ял итәләр. Балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен мәктәп каршында вакытлы спорт мәйданчыгында ярышлар үткәрелә, мавыктыргыч уеннарда балалар яратып катнашалар. Көн дәвамында балаларның күңелләренә хуш килерлек төрле кызыклы чаралар үткәрәбез.

Кече һәм урта сыйныф укучылары ”Күңелле старт”, “Уңышлар сере”, ”Илебезне чәчкәләр белән бизик” дип аталган бәйгеләрдә, уеннарда, А.С.Пушкинның әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән күренешләрдә, спорт ярышларында һәм төрле түгәрәкләрдә кызыксынып катнаштылар. Балаларның мавыктыргыч чараларда катнашып, аларның күңелләрендә онытылмаслык матур мизгелләр уелып калганын күреп сөенәбез. Безнең лагерьда төрле милләт балалары ял итә. Мин алар белән рус һәм татар телләрендә сөйләшәм”, - диде тәрбияче Разия Мамеева. Мәктәп укытучылары җәен тәрбиячеләр ролен башкаралар. Разия апалары балаларның җыр, бию, рәсем ясау белән мавыгулары турында, лагерь каршындагы ашханәдә тәмле ризыклар белән тукланулары турында да әйтеп узды. ”Кояшлы ил” җәйге лагерында ял иткән балаларның шат елмаюларын без дә күрдек.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836