Материалы

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә дан!

последние и лучшие новости искусства в мире

Түбән Тәүде районы авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Олег Мулин әйтүенчә, районда урып-җыю эшләре соңаруга карамастан, уңышлы тәмамланган. Бөртекле, кузаклы һәм башка культураларны В.М.Шабалинның, В.П.Кнакнинның крестьян-фермер хуҗалыклары; индивидуаль эшкуарлар – Шармазановның, Девятьяровның, Сирачевның, Шириковның хуҗалыклары беренчеләрдән урып бетергәннәр.

- Быел урып-җыю эшләрен ике атнага соңгарак башладык, чөнки Англиядән яңа ашлык киптергеч алдык, подрядчылар аны куеп бирү белән безне тоткарладылар. Бодай югары дымлылык белән урылды, ә аны киптермичән җыярга ярамады. Уңыш яхшы чыкты, гектардан 30 центнер, арпа – 56 центнер. Бөртеклеләр запас белән салынды. Кырда өч комбайн, өч “Урал” машиналары эшләде. Ындырда хезмәткәрләр ике смена хезмәт иттеләр, ике тапкыр тукландылар. Машина-трактор станциясе техник хезмәт күрсәтте. Коллектив урып-җыюны намус белән тәмамлады, - дип сөйләде “Девятьяров” хуҗалыгы җитәкчесе Басыйр Әхмәт улы Девятьяров.

Мәсәлән, хуҗалыкта эшләүче хезмәт ветераны Раил Хәсән улы Халиков тыйнак, сабыр, аз сүзле кеше, ләкин эшне “җимереп” башкара.

- Хезмәт стажыма 41нче ел китте. Эскедә туып үстем. Өч елдан соң 60 яшь тула. 20 ел комбайнда икмәк урдым. 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң, әтигә ярдәмче булып урнаштым. Ул “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләнгән данлыклы комбайнчы иде. Җитәкче Басыйр Әхмәт улы белән 10 елдан артык эшлим. Җитәкче буларак таләпчән, халыкны ихтирам итә, эш хакыбыз яхшы. Эшчеләрне санаторийларга ял итәргә бушлай җибәрә. Мине хезмәтем өчен “Лада-Калина” автомобиле белән бүләкләде, - дип сөйләде Раил Халиков.

- Раил Хәсән улы бәя биреп бетергесез хезмәткәр. Италиядә ясалган пресс-җыйгычны аңа гына тапшырам. Нинди техника бар, барысын да белә. Хәзер төшкәчә саламны пресслый, төштән соң – комбиазык тарата. Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, берничә тапкыр агропромышленность комплексы өлкәсендә губернатор гранты яулаган, - дип Басыйр Әхмәт улы хезмәткәре турында горурланып сөйләде.

Рәхимҗан МУЛЛАКОВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума