#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Эшләмәсәм – авырый башлыйм”

последние и лучшие новости искусства в мире

25-10Асылбикә Сираҗ кызы Халикова: “Сугыш чоры балаларыныкы кебек минем дә балачагым булмады, дияргә була, ятимлек ачысын да татыдым, әмма үземне бик бәхетле хатын, әни, әби дип саныйм. Тормыш иптәшем Закирҗан белән 48 ел бик тату яшәп 2 бала тәрбияләдек. Тик ул безне зур кайгыга салып, 7 ел урында ятып авырганнан соң, 2003 елда вафат булды. Хәзер зур өйдә ялгызым. Балаларым, 3 оныгымның югары уку йортларында белем алып, сау-сәламәт эшләүләренә, уңышларына сөенеп яшим. Ялларда шәһәрдән бала-оныклар кайтып, хуҗалык эшләрен башкарып китәләр. Көннәремне телевизор карап, газета-журналлар укып, оек-бияләйләр бәйләп, бакча эшләре белән булып үткәрәм”, - дип сүзен башлады. Без әби белән Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Түбән Тәүде районы, Эске авылы тыл ветераннарына медальләр, бүләкләр тапшыру тантанасында очраштык.

Асылбикә Сираҗ кызы 1930 елда Эскедән 3 чакрым ерактагы Елмары авылында 10 балалы гаиләдә 4нче бала булып туа. 1945 елда 7нче сыйныфны тәмамлап, зурлар белән бергә колхоз эшендә йөри. Ике елдан әнисе үлеп китә. Әтиләре яшь, Асылбикә ападан 10 яшькә генә олы булган хатынга өйләнә. Болай да зур гаиләне ишәйтеп, тагы 8 бала дөньяга килә. Әтиләре гел эштә була, Зөләйха әнисе шул хәтле баланы “какмый-сукмый” җылы канаты астына алып, барысына тигез тәрбия биреп үстерә. 1950 нче елда Асылбикә апа Югары Тәүде поселогындагы фанера комбинатына эшкә китеп, 5 ел эшләгәннән соң, Эске авылында почта мөдире булып эшләүче егеткә кияүгә чыга. Сабыр холыклы, яхшы күңелле ире хатынының эне-сеңелләрен дә аякка бастырырга булыша. Закирҗан абый почтада 35 ел, ә Асылбикә апа хат ташучы булып 25 ел эшләп, хезмәт ветераны исемен алып лаеклы ялга чыгалар. Тырыш хезмәтләре өчен бик күп Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр, чит илләргә юлламалар белән бүләкләнәләр. Шул ук вакытта аларның үзләренең зур хуҗалыклары була, сыерын савып, хайваннарын карап, бакчада эшләп тә өлгерәләр. Асылбикә апа ялгыз калгач та 75 яшенә хәтле сыер асрый, ә сарыкларын быел гына бетергән. “Эшләмәсәм авырый башлыйм. Утырып өйрәнмәгәч, күңел гел эш сорый. Шуңа балалар сүзенә колак салмыйчан тавыклар тотам, бакчамда яшелчәләр, бәрәңге, чәчәкләр дә утыртам”, - дип аклана тынгысыз җанлы әби.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836