Материалы

Гүзәллеккә омтылган шәфкать туташы

последние и лучшие новости искусства в мире

30-18Туган авылының кадерен белеп, бакчада мул итеп бәрәңге, яшелчә, чәчәкләр утырткан Миләүшә Мидхәт кызы Мамшанованың бакчасында күз күрмәгән әллә ничә төрле гөлләр үсә. Аның бакчасы әкият дөньясына, тормышның бер могҗизалы почмагына ошаган. Үзе ул Тубылның өченче өлкә хастаханәсендә   авыруларны кабул итү бүлмәсендә шәфкать туташы булып эшли. Тубыл медицина колледжын тәмамлап, сайлаган һөнәренә тугры булып хезмәт иткән якташыбыз эше турында: “Шәфкать туташлары сабыр холыклы, көчле ихтыярлы, түземле, ачык йөзле, ягымлы, кешелекле булырга тиешләр”, - ди. Көн саен үзенең җиңел машинасында шәһәргә эшкә ярты сәгать вакытта барып җитә ул.

Монда да аны яраталар, хөрмәт итәләр. Утыз елга якын  медицина юнәлешендә хезмәт иткән, тәҗрибә туплаган, абруй казанган ханым шәһәр башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнә. Миләүшә ханым үз йортында яшәүне, шәһәр тормышына алыштырырга җыенмый. Ул күп балалы гаиләдә туа, кечкенә вакытыннан эшкә өйрәнеп үсә. Гүзәллеккә, матурлыкка омтылган ханымның бакчасында үскән розалар, миләүшәләр, кашкарыйлар күршеләре, якыннары, дусларының күңелләрен сөендерә. Бу матурлыкны булдыруда ярдәм итүче тормыш иптәшенең, кызының да буш вакытлары чәчәккә күмелгән йорт алды бакчасында уза. Тырыш кешеләрнең тормышы матур, күңелләре саф була, дип әйтәләр. Миләүшә ханым безнең газетага: “Татарча укырга өйрәнергә мөмкинлек булмады. Газетаны яздырабыз, почта хезмәткәрләре вакытында алып килсеннәр генә. Укый-укый өйрәнәбез. Өлкә яңалыклары яктыртылып тора, “Без бергә” кушымтасы да газетага яңалык кертте. Киләчәктә дә бергә булырга язсын. Уңышлар сезгә! Кызыклы, эчтәлекле мәгълүматлар көтәбез”, - дигән теләкләрен юллады. Яздан көзгә хәтле ял көннәрен чәчәкләр арасында уздырган ханым, эш урынында авыруларның моң-зарларын тыңлап һәр кешегә игелек һәм яхшылык тели. Тормышның ямен, мәгънәсен тапкан, халкыбызның сәламәтлеген саклауда үзенең өлешен керткән    Миләүшә Мидхәт кызына гаилә иминлеге, сәламәтлек телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума