Яркәү районы, Шатан авылында авылдашларыбыз Җиңү бәйрәмен бик күңелле уздырганнар. Клуб мөдире Зөлфирә Басыйрова оештыруында бик күңелле концерт куйганнар.Олы яшьтә булса да, Мәнифә Хисаметдинова яхшы доклад сөйләсә, елый-елый тыңлый идек. Татар җырларын Зөлфирә үзе дә, кызы да бик яхшы җырлый, рәхмәт Зөлфирәгә, авылыбызның барлык үзешчәннәренә.
Клуб җыештырылган, Мәһди үзе язган шигырьләрен укыды, кем нинди һөнәр белә - барысын да күрсәттеләр. Һәр бәйрәмдә яхшы концерт куялар безнең авылыбызда. Киләчәктә дә концертларын карарга язсын, иҗат чишмәләре бер вакытта да саекмасын.
Асия РАЗМЕТОВА,
Яркәү районы, Шатан авылы.