#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Индрәй мәчетенә беренче субай кагылды

последние и лучшие новости искусства в мире

25-11Төмән районының Индрәй авылында мәчет төзелеше гөрләп бара. Әлегә, зур бурычка кереп булса да, авыл мөселман оешмасы җитәкчесе Хәмзә Камалов эшне туктатмый. Менә бу көнне дә нигезенең беренче субаен (свая) кагар алдыннан өлкә, район хакимияте, өлкә мөселман оешмасы вәкилләрен һәм башкаларны истәлекле чарага җыйды ул. “Альтаир99” подрядчы төзелеш оешмасы  җитәкчесе Юрий Червонцев эшчеләре нигез өчен ташлар, субайлар бушаталар, гөрләтеп эшләп йөриләр. Хәмзә Сафиулла улы килгән кунакларга: милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчесе урынбасары Владислав Чернов, өлкә мөселман идарәсе рәисе Зиннәт Садыйков һәм башкаларга әлеге вакытта башкарылган эшләр, проблемалар турында аңлатканчы беренче субай сугыласы урын әзерләнгән иде.

Зиннәт хәзрәт җитәкчелегендә мөселманнар Коръән догасын укып, теләкләр теләп бу изге гамәлгә фатиха бирделәр. Алар: “Бәхетле көннәребез, - диделәр. – Мөселман, татар байлары, индрәйлеләр, хөкүмәт тә ярдәм итәр дип ышанабыз. Аллаһы Тәгаләдән, мәчет уңышлы гына төзелеп бетсен, озак еллар иман нуры таратсын, дип телибез”.

- Элекке мәчет рәсмиләштерелмәгән дә иде. Яңасының урынын да, үзен дә рәсмиләштердем. Су, тәһарәтханәләр, хатын-кызлар бүлмәсе, дин дәресләре өчен бүлмә дә булыр, иншалла. Мәчетнең стенасын июнь, июль айларында күтәреп куярга уйлыйбыз. Августка түбәсен ябарга планлаштырабыз, ә декабрь аенда ачарга исәп, - диде Хәмзә Сафиулла улы.

Авыл халкы да, 2011 елда 3-6 класс укучыларына гарәп һәм татар телен өйрәтә башлаган Зөләйха Шәмсетдинова да түземсезлек белән иман йорты ачылышын көтәләр. “Мәчетне сүтүләрен ишеткәч, күзебездән яшьләр чыкты», - диләр алар. Шунда ук теләүчеләр садакаларын да бирделәр.  Саваплы эш тукталмас, Аллаһ йорты ярдәмчеләрсез калмас, иншалла.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836