Материалы

Күңелем белән дә чик буенда сакта

последние и лучшие новости искусства в мире

25-9Чик сакчылары бәйрәменә милләттәшләребез Төмән өлкәсенең көньяк районнарына керүче авыллардан да җитешкәннәр. Алар арасында Салаир авылында туып-үскән, бүгенге көндә Яңавылда гаиләсе белән көн күрүче Гомәр Сираҗетдин улы Азаматов хәрби киемдә килгән. Аның күкрәгенә тагылган медальләре кояш нурларында ялт-йолт итеп китә. Кырынкүлнең чик сакчылары скверында Гомәр Сираҗетдин улын очраткач, аны да игътибар үзәгеннән читтә калдырмадык. Ул сорауларыбызга бик теләп җавап бирде.

“Мин ел саен монда киләм. Чик саклаучылар бәйрәме елдан-ел матур традициягә кереп, зур бәйрәм төсе ала бара. Бергә хезмәт иткән дуслар белән очрашып, яңалыкларны уртаклашабыз, хәлләр белешәбез.

Мин 1976-78 елларда Приморск краенда, Находка шәһәрендә хезмәт иттем. Илдә тынычлык хөкем сөргән бик әйбәт еллар. Шулай да чик сакчысы һәрвакыт уяу булырга, Ватаны каршындагы бурычын җиренә җиткереп, намус белән үтәргә тиеш.

Күп еллар узды инде. Башта әти (ике ул), аннары дәү әти (өч онык) булдым. Күптән түгел көтелмәгән җирдән 30 яшендә улым вафат булды”, - диюгә әти кешенең күзләрендә яшь күренде. “Бик тырыш, эшчән иде”, - дип авыр сулады.

Әйе, газиз балаңны югалтудан да авыр кайгы юктыр дөньяда. Шул арада чик сакчылары киемендә бер төркем кешеләр килеп чыктылар да Гомәрне кочаклап күрешергә тотындылар һәм ыгы-зыгы килгән бәйрәм мәйданына кереп югалдылар.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума