Материалы

Күренекле мәдәният хезмәткәре

последние и лучшие новости искусства в мире

16-12Тубыл шәһәрендә яшәүче Роза Нәби кызы Яхина 1942 елда, гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килә. Зирәк, хезмәт сөючән кыз мәктәптә укыган елларында ук үзенең җырлау, бию, нәфис сүз сөйләү буенча сәләтләрен күрсәтеп сәхнә йолдызы булып йөри. Хезмәт юлын 1959 елда башлый. 1964 елдан Омск өлкәсенең Олы Тебенде авылында мәдәният йорты җитәкчесе булып эшли. Җиде ел дәверендә комсомол оешмасы секретаре һәм авыл советы депутаты, ә 1969 елда авыл советы рәисе булып сайлана. 1970 елдан Омск өлкәсенең Мало-Бегенск хакимияте профсоюз клубы җитәкчесе булып эшли. Анда эшләгән елларында “Чишмә” фольклор ансамблен оештыра. Омск өлкәсенең Усть-Ишим районында татар оешмасында бөтен көчен салып эшли. Эшләү дәверендә җәмәгать эшләрен дә алып бара. Туры сүзле, һәрвакыт дөреслек ягында була.

1991 елдан Р.Яхина - Тубыл шәһәренең татар мәдәният йорты каршында оештырылган фольклор ансамбле җитәкчесе, 1993-1998 елларда татар мәдәният йорты музеенда эшли. Музейда эшләгән дәверендә ул халыкның көнкүреш тормышын чагылдырган фоторәсемнәр, тарихи материаллар җыю өчен бик күп көч сала. 2002 елдан Тубыл шәһәренең татар мәдәният йорты каршында оештырылган “Себер моңнары” ансамблендә җырчы булып эшли башлый. Ә инде 2007 елдан башлап бүгенге көнгәчә ул Тубыл шәһәренең мәдәният йортында эшләп килгән “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленең җитәкчесе. Ансамбль 7 ел дәверендә Төмән өлкәсендә үткәрелгән бик күп чараларда, бәйгеләрдә катнашып Мактау кәгазьләренә, лауреат исемнәренә һәм халык хөрмәтенә лаек булды. Роза ханым аерым җырлар башкаруы белән дә билгеле. Үзенең моңлы, йөрәкләргә үтеп керә торган тавышы белән безнең җирле шагыйрь-шагыйрәләребез һәм көй язучыларыбыз - Булат Сөләйманов, Гөлфизәр Абдрахманова, Галия Абайдуллина, Әлмөхәммәт Хәбибуллин, Назим Корбановларның һәм татар халык җырларын башкарып халкыбызның рухи байлыгын арттыра, җан азыгы бирә, хәтта чирләреннән дәвалый. Татар халык җырларын, үзебезнең җирле талантларыбызның иҗатын халыкка ирештереп торуда, халкыбызга, оныкларыбызга мирас итеп калдыруда зур өлешен кертә. Аның тормышы җиңелләрдән түгел, тормыш иптәше авырып, баласы фаҗигале рәвештә вафат булгач та, сер бирмичә, армый-талмый эшләп, татар моңын саклап калу өчен тырыша. Үзенең фидакарь, тырыш хезмәте өчен ул күпсанлы Мактау грамоталарына Лауреат исемнәренә лаек булды. Һәрьяклы осталыгына, күңел байлыгына, төшенкелеккә бирешмәгәнлегенә шаккатырлык. Ул үзе, “Роза, ничек син арымыйсың?” дип сораучыларга, “Миңа киресенчә, көч керә, йөрәгемә ял, күңелемә илһам гына алам”, - дип җавап бирә. Тынгысыз йөрәкле, киң күңелле, кешеләргә ярдәмчел шәхес ул. Кешелекле, аралашучан, тырыш, кыенлыклар алдында каушап калмавы өчен дуслары хөрмәт итәләр.

“Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле исеменнән Фәрәһия СОЛТАНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума