Материалы

Казан егетләре Шыкчада

последние и лучшие новости искусства в мире

“Казан егетләре” ансамбле матур концерт алып килделәр. Казанда узган “Татар моңы” фестивалендә икенче дәрәҗәле лауреат исеменә лаек булган җырчыбыз – Зарина да матур җырлар бүләк итте. Артистларыбыз уеннар оештырып, җырлап, халыкны биеттеләр дә әле. Алар һәр уйнаучыга фотосурәтләрен һәм дискларын бүләк иттеләр.

Кунак егетләргә халык рәхмәт сүзләрен әйтеп, җәй көне килегез, дип чакырып таралыштылар.

Фойеда музыкантыбыз Гаяз Габдуллин һәм һәрбер чарада бергә уйнап торучы пенсионерыбыз Илгиз Бариев биючеләрне дәртләндереп, баянда уйнадылар. Әбүзәр Миннебаев та тик калмады.

“Яңа сулыш”телетапшыруын алып баручы Ләйсән Хөрмәтуллина үз эшен башкарды.

Шыкча мәдәният йортының хезмәткәрләре кунакларны тәмле-тәмле ризыклар белән сыйладылар.

Авыл хакимият башлыгы Рәис Әминов һәм халык исеменнән артистларга, Л.Хөрмәтуллинага зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аларның һәркайсына да иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез. Киләчәктә тагын очрашырга насыйп булсын!

Гөлсинә КОЛЧАКОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума