Материалы

“Казан егетләре” тубылда

последние и лучшие новости искусства в мире

52-10Концертның беренче өлешен  тубыллылар сынап карадылар. Энергияләре ташып торган яшь җырчылар “Синтез” мәдәният сараеның концерт залында тамашачыларның мәхәббәтен тиз арада яулап та алдылар. «Казан егетләре”нең яңа составы башкаруында ретро җырлар - “Чайкала иген кырлары”, “Өммегөлсем”, “Җомга”, «Әниемә“ өлкән яшьтәге тамашачыларны яшьлек елларына алып кайттылар.  Программага бу җырларны кертү, артистларның киенү стильләре, тамашачы  белән тыгыз элемтәдә булулары  отышлы булды. Бөек шагыйребез Г.Тукайның “Туган тел” шигыренә язылган җыр яңгырагач, тамашачылар аягүрә басып җырчылар белән бергәләп башкардылар. Җыр тәмамлангач,  артистлар телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребезне  саклап калырга  чакырдылар. Тубыллылар  Айдар Әгъләмов, Илнат Фәрхуллин, Фәнил Фәйзуллинның чыгышларын көчле алкышларга күмделәр.

Яшь җырчы Зәринә башкаруында яңгыраган җырлар да тамашачылар күңеленә хуш килде. Сәхнәдә  “очып” йөреп җырлаган, үзләре сөйләп, өч сәгатькә якын тамашачысын үзенә караткан “Казан егетләре”нә тубыллылар  яңадан-яңа уңышлар теләделәр. 52-7 Жырчылар: «Бүгенге чыгышыбыз - бер еллык иҗат эшебезгә нәтиҗә, имтихан. Без бәйгеләргә әзерләнгән кебек әзерләндек», - дип сөйләделәр. Артистларның чын күңелдән әйтелгән сүзләренә, ихлас күңелдән башкарган җырларына лаеклы бәя бирелде. Тамашачылар өметле, талантлы егетләргә, оештыручы «Яңа сулыш» телетапшыруы редакторыө Ләйсән Хөрмәтуллинага һәм өлкә татар яшҗләре бердәмлеге рәхмәтләр юлладылар. Кызганыч, күп тамашачылар бу концертны күрә алмадылар, зал тулы булмады.

Римма УМИТБАЕВА
Гали С
ӘИТОВ фотолары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума