Материалы

Хөрмәткә лаеклы Наилә апам

последние и лучшие новости искусства в мире

Һәрбер чор үзенең нинди дә булса бер үзенчәлеге белән истә кала. Балачактагы матур истәлекләр арасында зур урынны мәктәп, дуслар hәм барчабызга да ярдәмчел укытучылар алып тора. Минемчә, иң авыры яраткан укытучың турында язу. Җанны тутырган ярату hәм соклану хисләрен ничек ак кәгазьгә төшерергә? Кәгазьгә күчкәндә аларның ихласлыгы да, көче дә югала сыман. Минем хөрмәт hәм ихтирам хисләре белән искә ала торган укытучым – Наилә Ураз кызы Хәйруллина. Ул Тубыл дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлап, үзенең туып-үскән Тугыз авылына кайтып, 35 ел гомерен яшь буынга белем hәм тәрбия бирүгә багышлап, математика укытучысы булып эшләде.

Наилә Ураз кызы иң авыр - математика фәненнән укучыларга  ныклы белем бирү өчен бар көчен куйды. Үз фәненә кызыксыну уяту максатында берсеннән-берсе кызыклы дәресләр, конкурслар, класстан тыш чаралар оештырды. Ул иҗади эшләүче, hәр баланың күңеленә ачкыч табып, сәләтен үстерә белүче чын укытучы, зирәк тәрбияче, укучыларның танып-белү активлыгын, мөстәкыйльлеген, фикерләү сәләтен үстерүгә  зур игътибар бирде. Мәктәпне тәмамлаганыма инде утыз елга якын вакыт үтсә дә, бүгенгедәй күз алдымда аның үзен сабыр тотып, дәресләрне кызыклы итеп алып баруы. Ул бездә белемгә омтылыш, туры сүзлелек, гаделлек тәрбияләде. Наилә Ураз кызы чын мәгънәсендә үз эшенең остасы. Ул укытучы гына түгел, ике баланың әнисе дә, ике оныгының дәү әнисе дә. Ул балаларын тәрбияләгән кебек укучыларын да сабырлыкка, эчкерсезлеккә, табигатьне, якыннарны яратырга, әти-әниләрне бер мизгелгә дә онытмыйча, кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәргә өйрәтте. Ул минем математика укытучым гына түгел, класс җитәкчем   дә иде, берничә ел аның белән бергә бер мәктәптә укытучы булып  та эшләдем.  Наилә апам укытучы хезмәтендә ярдәм итеп hәрчак миңа терәк булып торды, киңәшчем дә, cердәшем дә булды. Аның үгет-нәcихәтләрен, акыллы киңәшләрен беркайчан да иcемнән чыгармыйм. Ул үзенең тыйнаклыгы, кешелеклелеге, cайлаган hөнәренә тугрылыклы булуы белән һәркемнең тирән ихтирамын яулады. Наилә апам турында күпме генә язсам да, аз булыр кебек. Җир йөзендәге барлык уңай сыйфатларны гүя үзенә туплагандыр. Киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт, мәрхәмәтлелек…

Укытучымның хезмәт сөючәнлегенә сокланам hәм көчле pухлы, нык холыклы булуы алдында баш иям. Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, Наилә апам hәрвакыт күңелeм түрендә.

27 июль көне Наилә апамның зур юбилее. Аңа зур рәхмәтемне җиткереп, cаулык- сәламәтлек телим. Сезнең алда баш иям, кадерле укытучым!!!

Зөлфия АЗИСОВА. Тубыл шәhәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума