Материалы

Хөрмәтнең төбе - хезмәт

последние и лучшие новости искусства в мире

17-9Бар бит шундый кешеләр, эшләрен алар шулкадәр яраталар, бирелеп башкаралар, бераз тәҗрибә туплауга ук алыштыргысыз хезмәткәргә әвереләләр. Шундыйларның берсе Түбән Тәүде районының Киндерле авылында туып-үскән Асия Хаҗиәхмәт кызы Фазлуллина да, мәктәпнең сигез классын тәмамлауга, фермага хисапчы булып урнаша.

Һәм менә инде 50 ел ул анда тырыш, үз бурычларын җиренә җиткереп үтәгән, хезмәте буенча югары белемле белгечләр белән тиңләшерлек тәҗрибә туплаган иң яхшы, хөрмәтле эшче булып исәпләнә.

Асия апа ярты гасыр эчендә фермадагы барлык эшләрне дә башкарырга өлгерә: хисапчыдан сыер савучы булып китә, аннары өлгер ханымны ЗАО “Молоко” директоры итеп билгелиләр, ферма мөдире булып та озак еллар эшли ул. Пенсиягә чыккан алдынгы терлекчене эшмәкәр Ринат Насыйров тагын эшкә чакыра. Яратып, аннан тәм табып эшләгән эш күңелгә ял гына бирә бит ул. “Зинһар өчен, күзәтеп кенә торырсыз”, - дип сораганга каршы килә аламыни соң Асия Хаҗиәхмәт кызы. Әлбәттә, күзәтеп кенә калмыйчан, туплаган тәҗрибәне барысы белән дә уртаклашырга, һәркемгә булышырга туры килә.

- Асия булмаса, белмим, нишләп бетәр иде икән Киндерле фермасы, - дип сөйләделәр аның турында авылдашлары. – Инде таркалып, бетеп барган ферманы яңадан торгызып, җитештерүне арттырып җибәрергә гел Асияне чакыралар иде. Ул китә - тагын коллективта бердәмлек аксый. Аның оештыручанлык сәләте зур, һәркем белән уртак тел таба, яңа идеяләре белән сокландыра, киңәшләре белән гел ярдәмгә килә торган изге күңелле хатын-кыз ул”, - дип чын күңелдән аның белән горурлануларын белдерделәр.

Терлекчелекнең иң авыр заманнарында барысын да кул белән эшләдек, хәзер күпкә җиңел, дип шатлана Асия Фазлуллина. Азыкны техника белән генә тараталар, сөтне ташыйсы юк, ди ул. Хуҗалыкларда торакларны, тәрбия шартларын, җиһазларны – гомумән терлекчелекне заманчалаштыруга нык игътибар ителә хәзер.

Асия апа әле авылдагы өлкәгә танылган “Киндерле кичләре” фольклор-этнографик төркеменә дә йөри. Быел алар өлкә татар фольклор фестивалендә итек басу күренешен тәкъдим итеп, өченче урын алдылар.

Бу тырыш, булган ханым тормыш иптәше Винарис белән 3 бала тәрбияләделәр, хәзер 6 оныклары аларның нәсел дәвамчысы булып үсеп киләләр.

“Данның төбе - хөрмәт, хөрмәтнең төбе – хезмәт”, дип тиккә генә әйтмәгән шул халык. Әле генә 65 яшен тутырган Асия Хаҗиәхмәт кызы чын-чынлап лаек ул хөрмәткә.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума