Материалы

Коллегабыз уңышлары

последние и лучшие новости искусства в мире

1 (21)Төмән өлкәсенең Вагай районында 2014 нче елның 23-24 нче январенда “Ел укытучысы-2014” һәм “Ел тәрбиячесе- 2014” бәйгеләре булып үтте. Районның 3 укытучысы һәм дүрт тәрбиячесе көч сынаштылар. Укытучылар барысы да татар милләте кызлары, алар: Тугыз урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар мөгаллимәсе Әйтбикә Бәхмәт кызы Сөләйманова, Усак мәктәбенең инглиз теле укытучысы Рената Саил кызы Бәширова һәм Икенче Вагай мәктәбеннән тарих укытучысы Найлә Әсәт кызы Аллаярова иделәр. Бу ярышта Әйтбикә Бәхмәт кызы беренчелекне яулады!

Ә.Сөләйманова бу мәктәптә 2008 елдан бирле хезмәт итә. 1977 нче елда ул Тубыл шәһәрендәге сәнгать училищесын тәмамлый, ә 1985 нче елда шулай ук Тубылда башлангыч класслар укытучысы дипломын ала. Гомумән алганда, аның хезмәт стажы 31 ел. Бик талантлы укытучы: үзе баянда уйный, матур җырлый, оста бии дә. Балаларда да шундый сәләт тәрбияли ул. Укытучы буларак, Әйтбикә апа һәр балада ниндидер сәләт чаткысын күрергә тырыша, шул сәләтне үстерүгә зур көч куя. Аның укыткан укучылары бик аралашучан, тәртипле, талант ияләре булып үсәләр. Бәйгедә дә ул үзен сынатмады. Бүгенге укыту таләпләренә җавап бирә торган, яңа технологияләр кулланган, метапредметлы дәресе жюриның күңеленә ошады. Сынлы сәнгать дәресендә Вагай мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары каен агачларын ясадылар. Ә укытучы аны төрле фәннәр белән бәйләп матур дәрес оештыра алды. Монда без каенның дәвалау көченә ич булганын, тормышта кулланылышын, мәдәнияттә һәм әдәбиятта күп телгә алынуын күрдек. Укучылар да бик актив катнаштылар, укытучының бер соравы да җавапсыз калмады. Ә инде каен турында укытучы тарафыннан матур җыр яңгырагач, укучылар тыныч утыра алмадылар, йөзләре яктырып, алкышларга керештеләр. Рус балаларына “береза” сүзенең татарча “каен” икәнлеге төшендерелде. Икенче көнне мастер-класс әзерләнгән иде. Монда укытучы үзенең укучылары белән матур чыгыш ясады. ”Әпипә” дә яңгырады, рус биюе ”Хоровод” да башкарылды. Менә шулай итеп төрле милләтләр мәдәнияте белән таныштырып, укытучы балаларда толерантлылык хисе тәрбияли. Ә укытучының активлыгы, осталыгы, кыенлыклар алдында каушап калмавы мәктәп балалары өчен үрнәк булып тора. Тәрбияви сәгать белән ата-аналар җыелышы өчен әзерләнгән чаралар да бик эчтәлекле һәм кызыклы булды. Вагай районы мәгариф департаменты җитәкчесе П.Г.Гонцул укытучыларга тантаналы рәвештә грамоталар тапшырды.

Әйтбикә Бәхмәт кызы укытучы белемен күтәрү өстендә эшли: курсларга бара, үзенең педагогик темасы өстендә туктаусыз эзләнүләр алып бара, татар теле, халкыбызның мәдәниятен өйрәтүгә зур әһәмият бирә. Җаваплы хезмәте күптөрле Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Укытучылык эшеннән башка Әйтбикә апа мәктәптә “Сөмбелә” исемле фольклор җыр-бию төркеме җитәкчесе дә. Аның биючеләре район, өлкә күләмендә үткән бәйрәмнәрдә катнашалар, бәйгеләрдә югары урыннар алып кайталар. Үзе мәдәният хезмәтчесе дә, авыл күләмендә үткән барлык концертларда катнаша, җыр, бию белән бергә кешеләргә шатлык өләшә. Спорт белән шөгыльләнә: волейбол һәм биатлон белән кызыксына.

Әйтбикә Бәхмәт кызы матур гаилә анасы да. Тормыш иптәше Рәүк абый белән дүрт бала тәрбияләп, инде дүрт оныкның бәхетле әби-бабайлары булып өлгерделәр. Шудай да әле дә, ел саен мүк җиләге җыялар, яңа йорт та салып чыктылар. Авылда ачык күңелле, кунакчыл булулары, тырышлыклары белән аерылып торалар. Халык аларны бик хөрмәтли. Коллегабыз уңышлары белән горурланабыз, сокланабыз һәм яңадан-яңа уңышлар телибез.

Венера ИБУКОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума