Материалы

Медальләре калдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

Безнең әти-әниебез ятим үскәннәр. Бик авыр тормыш күреп икесе дә йөрәк авырулы булганнар. Без, 11 бала, алардан авыру булып туганбыз. Әтиебез - 76 яшендә, әниебез - 70 яшендә, аннары бертуганыбыз инсульттан вафат булдылар.

Әтиебез Хәлит Хәбибулла улы 1937 елда Тубыл районы, Урман авылына укытучы булып килә. Сугыш башлангач, ул Төмәндә училище тәмамлап сугышка китә, 1943 елда яралангач, 14 январьда сугыштан кайта. Әтиебез авылда укытучы, колхоз рәисе, урман каравылчысы булып эшли. Барлык авыл халкына ярдәм итеп ризык, балык, ит табып торган. Әтиебезне белгән кешеләр әле искә төшереп рәхмәт укыйлар. Әти-әниебез һәркайсыбызга белем биреп үстерделәр.

Роза апа белән Венера апа укытучылар булдылар. Минем быел 68 яшем тула. Без 11 баладан өчебез генә калдык. Өчебез дә инфаркт булып, 2 нче группа инвалидлар, даруланып, физкультура, тренажер залга, бассейнга йөрибез. Әле яшисе килә. Ходай биргән гомердә әти-әнинең, абый-апаларның медальләре тик калдылар. Хөкүмәт биргән льготаларның кадерен күрмәделәр.

Әтиебез тумышы белән Кызылъяр авылыннан. Әниебез Саҗидә Варис кызы Урман авылыннан. Әтиебезнең ике сеңлесе бергә әти белән килгәннәр, алар исән-саулар. 90нан артык яшьтә бик авыр тормыш күреп, хәзер бала-оныклары белән бәхетле яшиләр, без алар өчен бик шат.

Римма САФРЫГИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума