Материалы

Себернең ерак почмагында

последние и лучшие новости искусства в мире

17-10- Саз артындагы Лайтамак, Нешшә, Күкрәнде, Ләчектә берничә тапкыр булганыбыз бар. Агытбаш, Аусак авылларында булып кайтырга да күптән хыяллана идек. Узган ел бу ике авылга Корбан бәйрәменә сарык алырга акча җибәрдек. Бик яраттылар, рәхмәтләр белдерделәр, безне чакырып калдылар, - дип сөйләде Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмәндәге мөфтие Фатыйх хәзрәт Гарифуллин чираттагы сәяхәттән кайткач. - Быел ныклап планлаштырып, бу якларга юл тоттык. Юл ерак, Тугыз авылына кадәр юл әйбәт, аннары авырая, чайкалып, сикертеп бара торгач, Агытбашка килеп җиттек. Халык урамга чыгып, хөрмәт белән каршы алдылар. Бу күңелләрдә җылы хисләр калдырды.

Мәчеттә ризык тулы өстәлләре дә әзер иде. Коръән укып, дога кылып, намазны башкарып, чәйләр эчеп алдык. Аннары бар халык белән очрашу-күрешү булды. Монда инде мәчетнең эшләрен алып баручы әтисе юлын дәвам иткән Сәгыйдулла Таҗетдин улы Таҗетдинов җитәкчелек итте. Сорауларга җаваплар биреп, газета-журналлар тапшырып, эшебез турында белдердек. Дини уку йортларына керү мөмкинлекләре, әхлак, гореф-гадәтләрне саклау, телебезгә игътибар турында бик әһәмиятле, файдалы күрешү булды. Якында гына тагын бер мәчеткә дә кереп чыккач, юлыбызны 25 чакрым ераклыктагы Аусак авылына юнәлттек.

17-11Озынлыгы – 24, киңлеге 18 чакрым зурлыктагы Зур Уват күле янында урнашкан бу авыл. Монда ике катлы, бөтен уңайлыклары булган мәктәпкә кердек, клубта авыл артистлары матур концерт күрсәттеләр. Мәчеттә имам Вәгыйз хәзрәт Абназыров һәм икмәк-тоз белән авыл халкы каршы алды. Аралашып, татарча шигырьләр сөйләп, Коръән-догалар укып, зәм-зәм суы эчердек. Аусак авылында, без беркайчан да зәм-зәм суын эчкәнебез дә юк иде, кайберләребез аның барлыгын да белмәгәндер әле, диделәр. Бу искитмәле хәл булды.

Аусак урта мәктәбенең ике структур бүлеге бар, берсе – Агытбаш (9 укучы һәм 15 кыска вакытлы төркемгә йөрүчегә М.Б.Бәширова белем бирә), икенчесе – Биек (17 укучы, 23 тәрбияләнүчегә бер укытучы М.Н.Хәкимова һәм бер тәрбияче З.М.Кәүсәрова) башлангыч мәктәпләре. Мәктәп интернатында шул авыллардан 23 бала яши. Белем йортында хезмәт итүчеләр исемлегендә 22 педагог, 2 тәрбияче белән бергә 64 хезмәткәр исәпләнә. Барлыгы 248 укучы белем алса, кыска вакытлы төркемнәрдә 131 бала шөгыльләнә. Киләсе елга мәктәптә 268 укучы булыр дип планлаштыралар. Картавылдан көненә 7 мәртәбә балаларны алып киләләр: 76 укучы һәм 46 сабый. Юлсызлык вакытында автобус йөри алмаса, балалар 3 чакрым араны җәяү үтәләр икән. Кышкы юлдан Агытбаш һәм Биек авылларына укучыларны ялга алып кайталар.

17-8Зур күл уртасында безне балыкчылар көтә иде. Алдан әзерләгән план буенча анда барып, балык тотканнарын күзәтеп, фотога төшереп алдык. Егетләрнең бу яхшы балыкларны 10 сумга гына сатулары билгеле булды. Нишләтик, Төмән бездән еракта, Вагайга бару да җиңел түгел, диләр. Болай арзанга бирүләре өчен борчылдым.

Нәтиҗәле хезмәтебездән бик канәгать булып кайтырга чыктык. Рамазан аенда һәм Корбан бәйрәмендә бу ике авылга булышырга, элемтәдә булырга вәгъдә бирдек. Ерак авылларда булу, күрешүләр ике яклап файдалы: бер яктан, үзем көч җыям, хезмәтеңнең нәтиҗәсен күреп канатланып китәсең; икенче яктан, халык кирәкле мәгълүмат туплап, иман нуры белән баеп кала.

Гөлнур ВӘЛИЕВА язып алды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума