#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сезне искә алу - шатлык

последние и лучшие новости искусства в мире

16-13Аромаш районы, Көсәйкүл авылында гомер итүче Зәхифә әби Сөнгатуллина гомер буе колхозда, аннары “Дружба” совхозында фермада эшләп лаелы ялга чыга. Өлкән яшьтәге әбинең Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы җитешсезлек, ачлык еллары яшьлегенең чәчәк аткан вакытына туры килә. Үсеп җитеп, тормыш корып яшәүләр дә җиңел булмый аңа. “Фермада сыер савучыларның эшләре иртәнге биштән башлана иде, озак йокларга яраткан кеше фермада эшли алмады, бары эштән курыкмаган хатын-кызлар хезмәт иттеләр. Һәркайсыбыз тырышып, иренмичә көн күрдек, бакчада кирәген утыртырга, мал-туар асрарга тырыштык. Тормышка чыккач, балалар туды, аларны үстерергә, укытырга кирәк иде”, - дип хәтер йомгагын сүтте ул. Авыл фермасында эшләп лаеклы ялга чыккан якташларыбызны да искә алып киттек: Хәлимә Кәримова, Мәнзүфә Айнетдинова, Мәнзүфә Хөсәенова, Нәфидә һәм Нурҗиһан Сәфиевалар, Майрә Гобәйдуллина, Рәйханә Назырова. Кызганычка, бу буын кешеләренә һөнәр сайларга мөмкинлек булмый. Белем алырга омтылган якташларыбызның күпчелеге укырга киткән җирләреннән туган авылларына кире әйләнеп кайтып, фермага эшкә урнашалар. Арабыздан мәңгелеккә иртә китеп барган Зәйнәп Мөҗипова, Кәшифә Хәмидуллина, Нурҗамал Хөсәенованың урыннары җәннәттә булсын. Ул апалар эшләгән авыр елларда ферма абзары савым сыерлар, башка терлек белән тулы була. Авылда Мәшүдә белән Фәсхетдин Исмәгыйловлар оештырган мини-ферманың эшенә, уңышларына һәркем сөенә. Зәхифә апа: ”Эшләп узган яшьлек еллары әле хәтердә. Хезмәтеңә күрә хөрмәт тә булырга тиеш иде бит...”, - дип узган тормыш юлын искә ала. Намазын калдырмый, Коръән сүрәләрен яттан сөйләүче сабыр холыклы, якты йөзле апага, авылның тыл һәм хезмәт ветераннарына сәламәтлек, якыннарын шатландырып озак яшәүләрен телибез. Авылның сугыш чоры балаларына, хезмәт ветераннарына игътибар артсын иде. Өлкәннәр өчен аларны онытмау, искә алу – үзе зур шатлык бит.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836