Материалы

Тагын бер дөнья чемпионы

последние и лучшие новости искусства в мире

15-10Өлкәбездә радиоспорт буенча дөнья чемпионы Зыятдин Низамовны белмәгән кеше юктыр. Бу актив шәхес балалар, өлкәннәр белән еш очрашуларда катнаша, геройлар хөрмәтенә дипломнар булдырып, аларны лаек затларга тапшыра, “Этнос” балалар үзәгендә теләүчеләргә радио серләрен төшендерә һәм бу эшләре, танылган кешеләр, оешмалар һәм башкалар турында китаплар яза. Шул китапларның берсендә тагын бер дөнья чемпионы – Нургали Миннибаев турында укырга мөмкин. Аның Россия өчен чит илләрдә дөнья чемпионатларында катнаша башлавына быел 20 ел була.

Нургали Дәүләт улы Түбән Тәүде районының Тарман авылында туа, шунда сигез класс тәмамлап, Төмәнгә училищега укырга килә. Моторлар төзү заводына эшкә урнаша. Алар югары белем алырга Төмән индустриаль институтына юллама бирәләр. Анда көндезге бүлектә укый.

Группаның старостасы була, җәен төзелеш отрядларында комиссар, командир итеп билгелиләр. “Мельникайте урамындагы студентлар тулай торакларын шул вакыт без төзедек”, - ди ул. Ату спорты белән шөгыльләнә. Әле Первомайская урамындагы эчке эшләр бүлегенә караган тирда тренер да була.

- Шунда ДОСААФның ату-спорт клубы җитәкчесе булырга тәкъдим ясадылар. Ә клуб җитәкчесенең эш хакы аз, балаларны үстерергә кирәк. Эчке эшләр органнарында ике мәртәбә күбрәк эш хакы булачак, дигән чакыруга риза булып, башкару һәм җәза бирү идарәсенә өлкән инженер булып урнаштым. Аннары колония начальнигы урынбасары вазифасыннан отставкага киттем, - дип тормыш сукмагын тасвирлап китте.

“Факел” совхозында директор урынбасары, шәхси оешма директоры, теркәү (регистрационная) палатасында бүлек мөдире – болар соңгы эш урыннары. Хәзер әле генә 60 яшен тутырган Нургали Дәүләт улы Төмән районының Индрәй авылында яши, тормыш иптәше белән оныкларын тәрбияләргә булышалар.

Уллары Илдар да, Рөстәм дә аның сукмагыннан киткәннәр – икесе дә эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, кызы Гүзәл дә нефть һәм газ университетын тәмамлаган. Полициядә эшләүнең никадәр җаваплы хезмәт икәнен әтиләре яхшы аңлый, әниләре Әнисә ханым тырыш, уңган, гаилә учагында җылы атмосфера булдыручы хуҗабикә. Озак еллар бухгалтер вазифасын башкарып, ул инде лаеклы ялда. Хәер, Рөстәм дә яшь пенсионер.

- 20 еллык тарих ничек башланды икән соң, Нургали абый? Чит илдә бөтендөнья чемпионатларында катнашуның һәм команданың гел алдынгы урыннар яулавының хикмәте нәрсәдә икән?

- Төмәнгә – туган ягына пуля белән ату (пулевая стрельба) буенча Европа һәм ике мәртәбә СССР чемпионы Виктор Филипов кайткач, 1986нчы елларда бу спорт төрен монда торгызып җибәрә. Ул безне эзләп табып, яңадан белгәннәрне искә төшереп, бергәләшеп шөгыльләнә башладык. Ул елларда россиякүләм чараларда безнең команда гел җиңү генә яулап килде. Аннары 1994 елда беренче тапкыр чит илгә – АКШка дөньякүләм полиция хезмәткәрләре һәм янгын сүндерүчеләр чемпионатына чакыру алдык. Спонсорлар табып, юлга кузгалдык. Бар да шаккатырлык иде безгә – авызлар ачык, кая карарга белмибез. Хәзер инде ияләштек. Чит илләрдә дусларыбыз да бар. Шунысы әһәмиятле – кая гына барсак та, яхшы кешеләрдән уңа идек. Россиядә халыкара таләпләр буенча сугышчан корал белән ату ярышларына әзерләнергә бер генә җирдә дә мөмкинлек юк. Шуңа да чит илгә алданрак чыгып китеп, берникадәр вакыт аларның тирларында шөгыльләнеп алабыз. Беренче баруда ук командага барысы 17 медаль алып кайттык.

Шуннан бирле ел саен бер-ике мәртәбә халыкара ярышларда Төмән төбәген яклап Россия исеменнән чыгыш ясыйбыз. Мин кайберсенә эштән китә алмау сәбәпле, бара да алмый калдым. Ул елларда 4нче колониядә бүлек җитәкчесе идем. Минем кул астында - 3 мең кеше эшли торган завод.

Хәзер Мәскәү тирәләрендә бу спорт төре буенча үсеш сизелә. Алар да Россия командасында лаеклы урын ала башладылар. Өлкә хөкүмәте дә елына бер тапкыр уеннарга барып кайтырга ярдәм итә. Икенчесендә спонсорлар булыша.

Нургали Миннибаевның барган илләрен, шәһәрләрен билгеләгән картасы да бар, анда аның дөньяның төрле төбәкләрендә булганлыгы күренә: Австралия, АКШ, Канада, Германия һәм башкалар.

- 7, 15, 25, 50 метрлардан атканда бик тиз эш итәргә һәм барлык таләпләрне дә үтәргә тиешбез. Бер елны 440 атудан берсе тугызлыкка тиде һәм мин 117нче урынга төшеп калдым. Ярышларда, гадәттә, 400ләгән спортчы катнаша.

Авылда туып-үскән, гел спорт уеннарын уйнаган, чаңгыда йөреп, йөгереп ныгып калган малайның спорт белән ныклап шөгыльләнеп китүе гаҗәп түгел. Ату спортында медальләргә ия булу өчен осталык, чыдамлык, корычтай ихтыяр көче белән бергә, тимердәй нервлар, сабырлык, кирәкле вакытта сәләтеңне куллана белү, зур тәҗрибә кирәк. Ә болар барысы да бар Нургали Дәүләт улында. Ул инде медальләре, Мактау грамоталары, дипломнарының исәбен дә белми. Спорттагы, хезмәттәге уңышлары өчен үзен өлкәбез губернаторы Владимир Якушев Рәхмәт хаты белән бүләкләгән.

Чит илләрдә үтә торган ату спортының бу төре белән кызыксындыру тудыру өчен өлкәдә әзерлекләр башланган, дәвамлы гына булсын. Төбәгебездә подполковник Нургали Миннибаев шикелле дөнья чемпионы булырлык егетләр үссеннәр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума