#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Таяныч һәм булырлык җиңги

последние и лучшие новости искусства в мире

16-15Төмән шәһәре, Яңавылның Хөсәенов урамында мөлаем йөзле, сабыр, җитез хезмәт ветераны - Рәүфә Фәйзулла кызы Сөләйманова яши. Җирле шагыйрь Булат Вәликә улы Сөләймановның җиңгие булуын белгәч, кызыксынып, үзе белән очраштык.

Без аннан тормышы, Булат Сөләйманов турында истәлекләрен сораштык. Рәүфә апа искиткеч кызыклы әңгәмәдәш икән, аның белән сөйләшеп вакытның ничек узганын да сизми калдык.

-1934 елны Төмәндә Яңавылда тудым. Үсмер чак Муса Җәлил урамында урнашкан өебездә, су буенда узды. Һәр елны, йортыбызны су баскан саен, түбәсенә менеп яши идек. Әтием Фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан, бик күп орден-медальләргә лаек булган. Яңавыл мәктәбендә белем алдым; мәктәп директоры Гомәров иде, фәннәрдән Разия апа Усманова укытты. Әти-әнием Салаирдан, репрессияләнгән гаиләдән булганнар, Төмәнгә килеп төпләнгәннәр. Абыем һәм энем үстек. Сугыш башланганда миңа 8 яшь иде, гел радио тыңлавыбызны хәтерлим. Сугыш елларында хәзерге Җәмигъ мәчете тирәсендә һәм Габдулла Тукай урамындагы биналарда балалар йорты иде. Әнием Муксинә һәм тагын ике хатын-кыз анда пешекче булып эшләделәр. Ленинградтан монда балаларны эвакуацияләделәр; дустым Гаҗилә һәм мин шушы сабыйлар белән 9 ел буе уйнап үстек. Үз өебез моңача юк иде, Муса Җәлил урамындагы йортны 1948 елны гына сатып алдык. Володарский урамында урнашкан тегү фабрикасына эшкә кердем, монда 22 ел хезмәт иттем. Аннары Шишков урамына ательега күчерделәр, биредә дә 20 елдан артык хатын-кызлар, ирләр киемен тектем. Мин 11 яшемнән эшли башладым. Уку вакытында безне бодай әзерләү (заготзерно) оешмасына җибәрделәр, чөнки ашлык янды, тамак туйдыру өчен монда шатланып бара идек.

1970 елны Вагай районы, Сопра авылы егете Равил Вәликә улы белән гаилә кордык. Өч бала, ике онык тәрбияләп үстердек. Тормыш иптәшемнең яныбыздан китүенә 13 ел була, кулга-кул тотынышып 30 ел гомер иттек. Акыллы, юаш, гадел, тәртипле иде, балаларны нык яратты. Кырынкүлгә сеңлесенә кунакка килгән иде, аларда таныштык. Төньякта эшли иде, Төмәнне яраткач, бирегә кайтты. Әнием безнең белән яшәде, 100 яшендә яныбыздан китте. Элек Вагайга самолет белән оча идек, аннан “Заря” пароходына утырып, Сопрагача җитәбез. Авыл бик матур җирдә - су буенда урнашкан, анда эрбет чикләвеге җыя идек.

Улыбыз ике югары уку йортын тәмамлады, гаиләсе белән Төмәндә яши, ул - горурлыгыбыз.

Язмыш кушкандыр: 2 яшьлек һәм 1 айлык оныкларны Пермьнән алып кайтып тәрбияләргә туры килде. Равил белән чиратлап берсен мәктәпкә, икенчесен балалар бакчасына алып барабыз. Шулай еллар үтеп китте, кызлар үсеп җиттеләр. Кечесе татар егетенә кияүгә чыкты, тиздән Алла боерса, оныгымның баласы туачак.

Булат Казаннан абыйсының гаиләсенә кайта иде; Төмәндә фатир биргәнче шулай бездә яшәде. Китапларын бүләк иткәндә “Кадерле еңкәмә” дип язып бирә иде. Көне-төне язды. Юмарт, гадел, тырыш иде. Гомеренең соңгы көнендә кулына кефир тотып килде. Бер түрә белән орышынып нык нервланган. “Тынычлан, кайтма өеңә”, - дидек, тыңламады. Хәзер авылда бер абыйлары гына яши, - дип сөйләде Рәүфә апа.

Сөләймановлар күп итеп терлек асраганнар, Велижан трактында печәнлекләре булган, мал азыгын үзләре әзерләгәннәр. Бүгенге көндә Рәүфә апа, аяклары авырткач, мәчеткә еш бара алмый. Аны “Этнос” балалар үзәгенә төрле чараларга чакыралар. Балалары, оныклары кадерендә бәхетле картлык кичерә.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836