Материалы

Яхшыга яхшылар гына юлдаш булсын

последние и лучшие новости искусства в мире

47-6Кешелек дөньясы елдан-ел ваемсызлана, үзе өчен генә яши кебек тоелса да, эш буенча берәр чарага барганда гаҗәеп кешеләр белән очрашасың. Шуларның берсе – Вәлия Айзатулла кызы Абдуллина Ваңгыда туып-үссә дә, Яркәү районы, Шатан авылында яшәвенә 50 ел вакыт үтеп киткән инде. Бу көннәрдә 70 яшьлеген каршы ала.

- Килен булып төштем мин монда, - дип сүз башлады ул. – 30 елдан артык китапханәдә эшләдем. Аңа кадәр, Тубыл пединститутыннан соң, 10 еллап Аксарино, Антипино мәктәпләрендә белем бирдем. Шатанда мәктәп ябылды, шуңа күңел сызлый. Яңадан булдырыр өчен тырышып карадык, әлегә уңай җавап юк.

Читтә йөреп эшләү бер дә җиңел түгел, хуҗалык, балалар да игътибар таләп итәләр. Китапханәче урыны бушагач, шунда эшкә кердем. Читтән торып бу белгечлек буенча укып чыктым. Эшемне бик яратып башкардым. Ай саен яңа китаплар килә иде, өй саен йөреп алар турында сөйлим, китапханәгә чакырам, төрле чаралар үткәрәм. Бигрәк тә, укучылар һәм әбиләр бик ярата иде китапханәне. Алар кызыксынган китапларны табарга, матбугатны яздырырга тырыштым.

Хезмәтем өчен министрлыктан, Үзәк комитеттан Мактау грамоталары бирделәр. Алар ярдәмендә хезмәт ветераны булып лаеклы ялга чыктым.

Хәзер дә ял гына итеп ятарга мөмкинлек юк – авылның мөселман оешмасы җитәкчесе итеп куйдылар. Эш күп, гел төрле дәүләт оешмаларына отчетлар тапшырырга барырга кирәк. Менә шул ветеран таныклыгы ярдәмендә юлда түләүсез йөрим, әле ярый ул бар. Шатан халкы бердәм, динне беләләр. Кергән садака белән (туганнарыма ашка барсам да мәчеткә дип садака җыеп кайтам) түләүләрне вакытында түләргә кирәк. Электричествога гына аена 4-5 мең чыга.

Вәлия апа, авылы өчен борчылып, проблемаларны чишәргә тырышып яши. Юллап йөри торгач, мәчеткә кадәр вак таштан юл да җәелә. Авыл халкының бердәмлегенә, активлыгына да шатлана В.Абдуллина. “Мәчеттә барлык дини бәйрәмнәрне дә үткәреп киләбез, һәрвакыт өстәлдәге сыйны әзерләүне авыл халкы кайгырта. Барысын да үзләре алып киләләр, аш пешерүдә, үткәрүдә булышалар, мәчет чыгымнарына түләү җитмәгәндә дә ярдәм итәләр”, - ди ул. Аеруча активлардан Шәмсекамәр Кәримова, Факиябану Исина, Фәүзия Мөхәммәтшина, Алия Давлина, Таҗениса Ирназарованы әйтеп китте. Мәчеттә аш уздыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, хәтта читтән килеп тә корбанлыклар һәм башкасын әзерлиләр икән. Авылның имамы Әддеәхәт Ирназаров 3 мәдрәсәдә укыган, гыйлемле, хөрмәтле дин әһеле. Җәен балалар өчен дини укулар оештырса, кышын башкалар белем ала. Авылда мәктәп тә, балалар бакчасы да булмавы кызганыч, әлбәттә. Иртән бакчага да, мәктәпкә дә ике автобус белән Аксаринога китәләр. Медпункт, клуб, китапханә, ике шәхси кибет бар икән Шатанда. Яшьләргә эш юк. Кайберләре вахта юлы белән читкә китеп эшләсә, төп керем мүк җиләге сатудан керә.

Авыл өчен сәламәтлеген, вакытын жәлләмичән кайгыртып йөргән Вәлия Айзатулла кызына Аллаһы Тәгалә изгелекләр насыйп итсен, юлында гел яхшы кешеләр генә очрасын!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума