Материалы

Якын дус

последние и лучшие новости искусства в мире

25-12«Иптәшләр бик күп булса да,
Якын дус берәү генә”.

Әйе, бу дөньяда һәркемнең дә дуслары бик күп була, ә якын дус авырлыкта, кайгы килсә сынала. Минем дә бик якын дустым бар - ул Тимербикә Ниязова-Сафарова.

Кечкенә генә вакыттан, әле укырга да кермәгәннән, без бергә уйнап үстек, бергә башлангыч классларны Яркәү районы, Яңакәешкүл (Сала) авылы мәктәбендә Галимә апада укыдык. Ул, күрәсең, безнең белемгә тирән нигез салган укытучы.

Унынчы класска кадәр бергә укып тәмамладык. Без шулкадәр дус булдык, бер авыр сүз әйтешү булмады, һәрвакыт бер-беребезгә ярдәмгә килеп, дәрес әзерләүдә дә, соңыннан тормышта да булыштык. Бергә уйнадык, җырладык, бергә үстек.

Ул шулкадәр кешелекле, эчкерсез, намуслы, ярдәмчел хатын. Аның сүзләре дә һәрвакыт яхшылыкка өндәүче, дәвалаучы.

Тимербикәнең сабыр гына, әкрен генә, уйлап кына әйткән сүзләреннән дә, үзеннән дә тылсымлы чишмә агышы шикелле шифалы, дәвалаучы көч килә. Мин аны сөйләшкәндә сизеп торам. Тимербикә белән сөйләшеп алсаң, үзеңне бик рәхәт сизәсең, бөтен кайгы-хәсрәтләрең таралып, юкка чыга.

Тимербикә ике ир бала тәрбияләп үстерде. Диан белән Даниэл. Балаларына да бик таләпчән.

Ул гомер буена медицина өлкәсендә эшли. Кечкенә пациентлар аны көтеп алалар. Балаларга яхшы мөнәсәбәте, әниләрчә карашы белән кечкенә авыруларны бик тиз төзәтә.

Мин якын дустым Тимербикәгә озын гомер, җан тынычлыгы, киләчәктә бәхет, саулык-сәламәтлек телим.

“Якын дус янәшә булса,
Кайгы якын килә алмас.

Араларга дошман түгел,

Җил-давыл да керә алмас”.

Рәхилә УРАЗАЕВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума