Материалы

Ямбай музее 20 ел эшли

последние и лучшие новости искусства в мире

52-9Төмән районы, Ямбай авылы музее үзенең 20 еллык юбилеен билгеләде. Бәйрәм чарасы дәүләт вәкилләре, иҗтимагый оешмалар әгъзалары, тарихчылар, мәдәният белгечләре, авыл хакимияте, музей хезмәткәрләренең түгәрәк өстәл артында очрашып, музейның бүгенге хәле һәм киләчәге турында фикер алышу белән башланды. Музей җитәкчесе Розалия Бакиева кунакларны сәламләгәннән соң, музей тормышы белән таныштырып: “Студентлар, укучылар белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Авыллар һәм Төмән шәһәре мәктәпләре, балалар бакчаларына барып төрле халык уеннары, бәйгеләр, кичәләр үткәрәбез. Концертлар оештырып, шунда халык белән аралашып, ата-бабаларыннан калган борынгы әйберләрне музейга тапшыруларын үтенәбез. Хәзер инде официаль рәвештә “Бүләк итүче” көнен билгеләргә булдык”, - дип сөйләде. Аннары кунаклар Ямбай музееның эшен актуальләштерү, экскурсия һәм туристик юнәлешен үстерү юлларын карадылар. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Рифкат Насыйбуллин: “Укучылар гына түгел, олы буын кешеләре дә себер татарлары тарихы белән аз таныш.

Төмән шәһәрендәге И.Словцов исемендәге музей-тыюлыкта себер татарларына кагылган бик бай материал саклана, аларны кайтарырга кирәк”, - диде. Аннары Төмән дәүләт университеты доценты Ольга Бакиева Розалия Фәгыйзь кызы белән берлектә башкарган “Малцын-этнойорт” музей-тарихи комплексы проектын тәкъдим итте. Авторлар әйтүенчә, комплекс Ямбай һәм Турай авыллары уртасында урын алачак. Проект буенча себер татарлары, күчеп килүче руслар йортлары һәм кәрван-сарай төзеләчәк. Өлкә Думасы депутаты Александр Крупин илдә барган хәлләрне күздә тотып, планны дөньяга ашырасы авыр булачагын искәртте һәм халык мирасының иминлеген кайгыртып, сигнализация үткәртергә сүз бирде. Өлкә татар Конгрессы мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова милли җанлы меценатларга мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

Бәйрәм кичәсе Ямбай мәдәният йортында узды. Мәдәният йорты җитәкчесе Ирина Антонова музей тарихын сөйләп, килгән кунакларга сүз бирә барды. Чыгыш ясаучылар музейны булдыруда зур көч куйган күренекле шәхесләр - Венера Әдият кызы һәм Сөләйман Колчак улы Биктимировларны җылы сүзләр белән искә алдылар. Р.Насыйбуллин милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты исеменнән Р.Бакиева, И.Антоновага, авыл хакимияте башлыгы урынбасары Нэлли Фәйзуллинага Рәхмәт хатлары тапшырды. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе исеменнән Хәмзә Биктимиров музейда озак еллар фидакарь хезмәт итүче Хәлидә Садыйкова белән Әлфия Яминованы Мактау кәгазьләре белән бүләкләде. Өлкә татар Конгрессы исеменнән В.Ташкалова Р.Бакиевага Мактау кәгазе һәм үзенең яңа китабын бүләк итте. Чыгышлар авыл мәдәният йорты артистлары тырышлыгында әзерләнгән матур концерт белән бизәлеп барды. Чарага музейга нигез салып, озак еллар бар халәтен биреп  җитәкче вазифасын башкарган Венера Әдият кызы тырышлыгы белән оештырылган, үзләрен илгә таныткан "Милли моңнар" халык җыр ансамбле җырчылары килеп, моңлы җырларын бүләк итүләре аеруча дулкынландырды. 52-2Шулай ук Россия Герое Тимур Мөхетдиновның әнисе Нина Павловна бу көннәрдә Дагестаннан улы турында мәкалә урнаштырылган китап килгәне турында әйтеп, ил батырына зур әһәмият бирүче музей хезмәткәрләренә изге теләкләрен җиткерде. Чарага нәтиҗә ясап авыл хакимияте башлыгы Дина Бурундукова чыгыш ясады. Ул музей хезмәткәрләренең башкарган эшләрен югары бәяләп, килгән кунакларга рәхмәтен әйтте һәм киләчәктә дә бергә ярдәмләшеп эшләргә дигән теләген белдерде. Аның сүз-теләкләренә Р.Бакиева кушылды һәм кунакларга бәйрәм күчтәнәче итеп матур җыр бүләк итте.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума