#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җыр-моң яраткан авылдашларым

последние и лучшие новости искусства в мире

Безнең Яркәү районы, Тархан авылы халкы элек-электән җыр-моң яратучы, кунакчыл. “Авылда безнең сырма дигән каш (тау) бар. Шул сырма каштан Әкрам Кармышаков төшеп килә икән гармунда уйнап, икенче очтан Мәсхүт Мукминов каршысына килә гармунында сыздырып. Шулай авылыбыз гөрләп торган, эшкә дә җырлашып, гармуннар белән йөргәннәр”, – дип сөйлиләр картларыбыз. Әти-әниемнәр гармун белән җырлашып кунакка йөриләр иде. Берәрсенә кунак килсә, бөтен авыл чакырып алган. Мин, 12-13 яшьлек кызчык, табак-савыт юып өлгермим. Таип абыем баянда уйный, әтием белән әнием җырлыйлар, шулай кунак карыйлар иделәр. Электән безнең авыл халкы җыр-моң белән яшәгән. «Биергә Фаил абыебыз Әминов бар иде, аның энесе Шамил, ул Боровойда мулла вазифасын үти.

Ә Фаил белән алар гармунда да, аяк уены да яхшы уйнаганнар”, – дип сөйли минем тормыш иптәшем. Алардан өйрәнеп Әхәтнең классташлары - Азат Имашев, Әмирхан Бәширов клубта баянда уйнап яшьләрне биеткәннәр. Әхмәтчаба бик матур җырлый иде, авылдан авылга концертлар белән йөриләр иде. Хәзер инде андый вакытлар бетте. Алай да җырчылар туып торалар. Бераздан авылдан махсус белемле артистлар чыктылар. Луиза Ильясова Казанда 11 ел укыды, ул хәзерге вакытта филология фәннәре кандидаты. Айзәт Насыйбуллин Тубыл шәһәрендә укыды, баянда да оста уйный ул. Нурислам Камалов - биюче, Данис Мукминов укымаса да, артистлардан ким җырламый. Илнара Ильясова шулай ук Тубыл татар мәдәният үзәгендә 10 еллап эшләде. Шундый талантлы кешеләр безнең авылда күп. Минемчә сәләт токымнан килә ул. Минем кызларым Луиза белән Илнара җырлыйлар. Әтием яшь вакытында матур җырлаган, әнием дә, аларның картаталары, әбиләре. Әтиләре яктан әбиләре Сания Ильясова гармунда уйный, әтиләре Рәис матур җырлый. Ә минем әнием Гайниягә 78 яшь, әле исә сәхнәдән төшми, өлкә конкурсларында катнашып Лауреат исемнәре алып кайта. Мөнәҗәтләр, әүвәлге җырлар җырлый. Мин үзем дә гомер буена сәхнәдән төшмәгән, 2010 елдан бирле иптәшем белән ансамбльдә җырлыйбыз.

Бетмәсеннәр, туып торсыннар талантлы кешеләр, авылыбыз данын шулай күтәрсеннәр.

Галиябану НАСЫЙБУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836