Материалы

Фәрештә җанлы Сәлиха апа

последние и лучшие новости искусства в мире

29-5Тубыл шәһәрендә яшәүче Сәлиха Сәхаветдин кызы Камалетдинова күп балалы гаиләдә туа. Аның әтисе 1938нче елны репрессияләнә, озакламый аны атып үтерәләр. Илебез тарихындагы фаҗигале вакыйгаларны искә алу Сәлиха апага авыр. Кыерсытылган гаилә күп еллар мохтаҗлыкта көн күрә. Ятимлек ачысын, сугыш фаҗигасен белеп үскән кыз яшьли колхозда эшли.  Сатылган мәктәбендә укып, аннары Тубылның 15 мәктәбен тәмамлагач, зур хыяллар белән рухланып, татар педучилищесына укырга керә. Бер ел укып, җәйге каникул вакытында “Труженица” хатын-кызлар киемнәрен тегү фабрикасына эшкә урнаша. Килешле, матур киемнәр тегәргә өйрәнгән кызны коллективта да җылы кабул итәләр. Бала вакытыннан эшкә чыныгып үскән булдыклы кыз хезмәт сөючәнлеге белән коллективта хөрмәт яулый. Киләчәктә бу һөнәре балаларын үстерүдә аңа ярдәм итә.

Ул Сүкләм авылының   Камалетдин исемле егете белән танышып, матур гаилә корып җибәрәләр. Тормышларының көзгесе - өч баланы да кечкенә вакытларыннан эшкә өйрәтеп, тәрбия, белем биреп үстерәләр, аларны олы тормыш юлына озаталар. Әби белән бабай  оныклары игътибары үзәгендә булып, бәхетле көн күрәләр. Сәлиха апа: ”Тормыш иптәшем тырыш булды. Тубыл шәһәренең техника ремонтлау заводында 34 ел эшләде, фатир алды. Эшсез, кул кушырып утырган көннәребез булмады. Гаиләбез белән бакчада эшләдек, яшелчә үстердек. Иптәшем ауга да барырга өлгерде, балыгын да китереп торды. Гаиләбездә яшәү өчен уңай шартлар булдырырга тырышып армый-талмый хезмәт итте. Эш урынында да, өйдә дә җиң сызганып эшләде. Балаларыбыз да әтиләреннән үрнәк алып үстеләр, йөзебезгә кызыллык китермәделәр,” - дип сөйләде ул. Сәлиха апага көннәр буе тегү машинасы артында утыру җиңел булмаса да, эшен ташламый. Алар тормыш иптәше белән икесе дә лаеклы ялга чыкканчы, бер урында эшләп, балалар үстереп, туганнары белән аралашып  гомер юлын бик матур узалар. Тормышта Сәлиха апа сабырлыгы, тыйнаклыгы, гадилеге белән аерылып тора. Күршеләре аны, “фәрештә җанлы” әби, диләр. Бер-берләренә терәк булган парның алтын туйларын үткәрүләре - матур хатирә булып күпләрнең исендә калды. Гомер юлында Сәлиха апа бала кайгысын да күрә, гомер кичергән, ышанычлы тормыш иптәшен дә соңгы юлга озата. Тормышның ачысын да, төчесен дә мулдан күргән апаның сабырлыгы, тыйнаклыгы, түземлелеге, хезмәт сөючәнлеге күпләргә үрнәк итеп сөйләрлек. Бүген хезмәт ветераны Сәлиха апа улы Ришатның гаиләсе тәрбиясендә, оныкларының игелеген күреп, кадер-хөрмәттә яши.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума