Материалы

Илебез батырлары

последние и лучшие новости искусства в мире

1941нче елны фашист илбасарларына каршы көрәшкә кулларына мылтык тота алган һәркем Бөек Ватан сугышына күтәрелде. Себердән сугышка китүчеләрнең яртысы да әйләнеп кайтмады. Җиңүчеләр сафында туган илләренә кайтучылар арасында безнең якыннарыбыз да бар. Алар безнең хәтеребездә. Аларның батырлыклары турында хәзерге буын белеп үсә һәм горурлана.

Сәгыйть Сәлих улы Юмашев 1924нче елның 24нче октябрендә Вагай районы, Сопра авылында туа. 10 яшеннән колхозда эшли. Тырыш, эштән курыкмаган егет төрле эшләр башкара. Илебездәге яңа үзгәрешләргә сөенеп, тыныч дөньяларда колхоз эшләрендә тырышып хезмәт итүләренә шатланган, киләчәккә яңа планнар корган чорда Бөек Ватан сугышы башлана. Сәгыйть Сәлих улы да 1942нче елны үз теләге белән фашист илбасарларына каршы сугышка китә. Разведчик, өлкән сержант Сәгыйть Юмашев Курск дугасында барган дәһшәтле бәрелешләрдә катнаша. 1943нче елны Орел шәһәрен илбасарлардан азат итүдә, аннары Ржев шәһәре өчен барган рәхимсез сугышларда катнашып, авыр яралана. Сугышта “Кызыл байрак”, ”Кызыл йолдыз” орденнары, 1 дәрәҗәдәге “Ватан сугышы ордены”, “Батырлык өчен”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” һәм юбилейлы медальләр белән бүләкләнә ул. Җиңүчеләр сафында Сәгыйть Юмашев туган ягына әйләнеп кайта. 1949нчы елны колхозда аны бригадир итеп билгелиләр, аннары “Дубровинский” совхозының идарә итүчесе булып эшли. Сәгыйть Юмашев тормыш юлында Саҗидә Камал кызы белән очрашып, бәхетле гаилә корып тормыш юлын узалар. Алар 4 бала тәрбияләп үстерәләр, белем бирәләр, оныкларына сөенеп яшиләр. Язмышына рәхмәтле булган, уртак тел табып яшәгән сугыш ветераны 1951нче елны Төмән авыл хуҗалыгы иститутында колхоз рәисләрен әзерләү бүлегендә укый. Бер кулы гына булса да, тыныч тормышта 1986нчы елга кадәр хезмәт итеп, лаеклы ялга хезмәт ветераны исемен алып чыга. Язмышы белән канәгәть булып яшәгән ветеран 2002нче елның 16нчы апрелендә дөнья куя.

Вахит Айзат улы Кәримов 1922нче елның 20нче февралендә Тубыл районы, Шаңшы авылында дөньяга килә. Бу чорда туып-үскән якташларыбызның барысы балачактан эшлиләр. 1940нчы елны аны армия сафына хезмәткә алалар. 1942нче елны ул үз теләге белән Бөек Ватан сугышына китә. 3нче зенит укчылар полкында комсорг була, взвод белән җитәкчелек итә. Сталинград бәрелешләрендә, Украина шәһәрләрен, Будапештны азат итүдә катанаша. Җиңүне Германиядә каршылап, күкрәк тулы орден-медальләр белән кайта. Ике “Кызыл йолдыз”, “Ватан сугышы”, ”Батырлык өчен” орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. 1945нче елны сугыштан кайткан ветеран “Җиңү” дип аталган колхозда бригадир булып эшли. Ул гаилә корып, балалар үстереп, оныкларына шатланып, матур тормыш юлын уза. Сугыш авырлыкларын күргән, яраланып кайткан Вахит Айзат улы Кәримов 84 яшенә чыга. Ул балаларының хөрмәтендә, тәрбиясендә, аларның әһәмиятен, ярдәмен күреп яши. 2006нчы елның 18 нче июнь көнне Вахит Айзат улын якыннары соңгы юлга озаталар. Алар илебезнең, киләчәк буынның бәхетле тормышы, җир шарының тынычлыгы өчен сәламәтлекләрен югалтканнар, гомерләрен биргән ветераннар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы сугыш еллары турында хәтерне яңартты. Безнең якыннарыбызның батырлгы күңелебез түрендә.

Гөлнур ХӘБИБУЛЛИНА.
(Римма УМИТБАЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума