Материалы

Кулик егетләре

последние и лучшие новости искусства в мире

29-7Минем кулымда 1937 елда төшерелгән фоторәсем. Өч дус Кызыл армия сафына китәр алдыннан истәлеккә фоторәсемгә төшәләр. Алда нәрсә буласын беркем дә белми, күз алдына да китерми.

Гомәр абый Ибраһимов сугыштан ике кулын да калдырып кайта. Бибинур апа белән Уралда бер кыз, бер егет үстерәләр. Соңгы елларда мин аны перчатка кидерелгән протез белән күргәли идем. Җәйгә Куликка кайталар иде. Кызы Урал якларында тормыш көтә, ә малае Рафаэль лаеклы ялга чыккач, Ямбай авылында көн күрә. Малае, кызы, оныклары белән әйбәт кенә яшиләр. Пенсиядә булса да, тик ятмый, матур итеп өй төзеп чыкканнар. 94 яшьлек әниләрен дә карыйлар.

Мәлик абый Магжанов сугышка киткәндә хатыны Нәсимә апа белән кызы Нәкыя калалар. Мәлик абый һәлак була. Кызы исән – балалары белән Төмән тирәсендәге бер авылда көн күрә.

Кәрәмулла Гариповның әти-әнисе кала. Алар армиядән көзен кайталар, ә 1941 елда сугышның беренче көненнән үк яңадан армия сафларына алыналар. Кәрәмулла абый – минем әниемнең энесе. Сугыш бетәр алдыннан гына һәлак була. Украинада, Шепетовкада Павел Корчагин сугышып йөргән урыннарда күмелгән. Ул сержант, элемтәче була.

Сугыш барышында фронтка киемнәр, акча һ.б. җыялар. Хафиз бабай туйга дип җыйган акчасын фронт исәбенә беренчеләрдән булып бирә. Сугыш тизрәк бетсен дә, улым тизрәк кайтыр, дип.

Фронтка дип әни белән бабай җәй буена печән әзерлиләр. Соңыннан фронттан берсе “хәбәрсез югалды”, икенчесе “вафат булды”, дип хәбәр килә. Икенчесен почта хезмәткәре әнигә бирә, ә әни әти-әнисенә күрсәтми, әйтми. Әби-бабай үлгәннәренче балалары кайтыр дип өметләрен өзмәгәннәр, көткәннәр. Кәрәмулла абыйга колхозда яхшы эшләгәне өчен 3 метр хәтфә тукыма бүләк иткән булганнар. 1950-1960 елларда әби миңа аннан пиджак тектерде. Ә туена дип алган костюмын миңа үзгәртеп тектеләр. Әби гел көрсенә иде: “Төсе итеп хет берәр баласы да калмады”, - дип.

Лилия МӨХӘММӘДИЕВА,
Төмән районы, Турай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума