Материалы

Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнгән булган

последние и лучшие новости искусства в мире

29-6Россия күләмендә уздырылган “Үлемсез полк” дигән акциядә һәм Җиңү көненә багышланган башка күп кенә чараларда халкыбызның актив катнашуы буыннарның ныклы бәйләнешенә дәлил булып тора. Бу акция һәркемнең күңел кылларын тибрәтеп, берәүне дә ваемсыз калдырмады. Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннары гына түгел, ерак туганнары, авылдашлары турында интернетта, архивларда мәгълүматлар эзлиләр.

Тубыл районы, Ләчек авылында яшәүче 84 яшьлек Зията Мәлик кызы Кәримова әнисенең бердәнбер энесе – 1914 елда Вагай районы, Әшле авылында туган, сугыш башлану белән үзе теләп фронтка киткән Има Нәҗметдин улы Шәмсетдиновның язмышы турында белешергә кызы Нуриягә әйтә. Ул гаиләсе белән төрле сайтлардан эзләнеп, лейтенант Има Нәҗметдин улының 1945нче елның 28 январенда Көнчыгыш Пруссиядә һәлак булып, Катинар авылында күмелгәнен ачыклый. Ә “Кешеләр һәм бүләкләүләр” сайтында алар И.Шәмсетдиновның 1944 елның 22 сентябрендә Эстония җирен фашистлардан азат итүдә күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгәнен беләләр. Биредә аның турында: “Пылтсамаа елгасын Шәмсетдинов взводы беренче булып кичеп, дошманга каршы ут ачты. Куркусыз взвод дошманны урнашкан оборонасыннан кузгатып, калган бүлекчәләргә елганы югалтуларсыз кичәргә мөмкинлек бирде. Бу бәрелештә иптәш Шәмсетдинов 2 немец солдатын кулга алып, 20 гитлерчыны юк итте”, - дип язылган.

Зията Мәлик кызы абыйсы турындагы балачак истәлекләре белән бүлешеп: “Әтиләре бик иртә дөнья куя, аның артыннан авырып әниләре дә үлеп китә. Ятим калган 2 баланы әтиләренең энесе - киң күңелле Хәйретдин абыйлары үз гаиләсенә ала. Әнием кияүгә чыгып, Ләчек авылына яшәргә күчеп китә. Ә Има абыем Тубыл педучилищесын тәмамлап, Вагай районы, Казанлы мәктәбендә укытучы булып эшли. Шул елларда ул безгә кунакка килеп йөрде. Миңа бүләккә чәчемне үрергә төрле төстәге тасмалар, косынкалар (өч почмаклы яулык) алып килә иде. Аннары ул 3 аяклы фотоаппараты белән безне фотога төшереп китә иде. Ул бәхетле мизгелләр күңелем түрендә бүгенге көнгә хәтле саклана. Сугышка хәтле абыем җиңгиебез - Шәмә Рәхмәтулла кызы Багишева белән тормыш корып, Альберт исемле балалары дөньяга килә. Альберт үсеп җиткәч, Вагай районы, Ялан Яр авылыннан Клара исемле кызга өйләнеп, бер кызлары туа. Ләкин алар бергә озак яшәмиләр. Киленемне Омск өлкәсендә яши дип ишеткәнем бар. Кызганычка каршы, Альбертның да гомере кыска булды. Абыем сугышка июнь аенда ук китә. Безгә фронттан: “Бик сагынам сезгә. Исән-сау кайтсам, булышып торырмын”, - дип язган хатлары еш килеп торды. Гомер бик тиз үтә икән, озак еллар күңелемдә саклап килгән изге теләкләрем, әнием белән абыемны тәрбияләгән, укыткан Хәйретдин бабабызга әйтелергә тиешле  рәхмәт сүзләрен аның уллары Айзәт белән Рәкыйпкә газета аша җиткерергә булдым. Һәм шундый зур үтенечем бар  - әгәр Казанлы авылында абыемны белгән, хәтерләгән кеше булса, “Яңарыш”ка язсалар, шалтыратсалар иде”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума