Материалы

Мәңгегә исебездә

последние и лучшие новости искусства в мире

Җиңүнең юбилее һәркем өчен зур шатлык. Без ул елларда мәктәптә укыдык. Беренче укытучыбыз Адилә апа Карачева белән бу шатлыкны ишетеп еладык.

Илебез бу канлы алышта Җиңүнең инде 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнүенә карамастан, сугыш эзләре безнең иксез-чиксез ватаныбызның төрле гаиләләрендә тирән уелган. 1941 елны Меткә авылында 40 өй бар иде. Һәрберсендә сугышта катнашканнар, яисә вафат булучылар бар. Авыл советының беренче председателе Айбатов, Чанбай Айнуллин, Ибәтулла Ногманов, Кәрим Хәсипов, Бакый Сөләйманов, Ариповлар һәм башкалар канлы көрәштә башларын салдылар. Ә Мөхмәтулла Юмин, Хәйрулла Шегалеев, Әбрәшит Әминов, Әйтмөхәммәт Әминов, Низам Бәдретдинов яраланып кайттылар.

Без укыган вакыт тагын бер зур бәйрәм булды. Берлинда булган Абтазар Мусин белән урамда, аннары авыл клубында очраштык. Ул колхоз эшләрендә хатын-кызларга зур ярдәмче иде. Аннан сугыш турында сөйләтеп күңелләрне юатканнар. Медаль, орденнар белән кайтты. Берлинга җиткән тагын бер авылдаш Әйтмөхәммәт Алеев, Харбинга җиткән Хөсретдин Хәсипов, Будапештны алуда катнашкан Нургали Мусеевлар белән очрашулар булды. Зиннәтулла Ногманов, Айнетдин Шабанов (укымаса да, бик аңлы математик иде), Нәсибулла Рәхмәтуллин (колхоз, авыл советы рәисе булып хезмәт итте, оештыручанлык таланты бар иде), Мәчит Алеев (совхоз директоры, районда райсоветта эшләде), Хабиз Айбатов (тоткынлыкта булган, туган авылында алдынгылыкны бирмәгән, Мәскәүгә авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә делегат итеп җибәрелгән) исән-имин кайтып, бар көчләрен тормышны яхшырту өчен биргәннәр.

Сугыш ветераннарының балалары да сынатмадылар. Нәбиулла Нәсибулла улы Рәхмәтуллин күп еллар комсомол оешмасында, 14 ел авыл советы рәисе булып эшләде. Меткәдә яшәгән сугыш ветераннары белән һәрвакыт сөйләшеп, күрешеп торды. Марс Бәдретдинов, Муса Мусин Казанлы урта мәктәбендә эшләделәр. Муса, балта остасы буларак, хезмәт дәресләрен алып барса, Марс югары белемле инженер булып, Киров өлкәсендә, Коми Республикасында хезмәтен дәвам итте.

PS. Кулъязманы укыйсы бик авыр булу сәбәпле, язмада хаталар китсә, гафу үтенәбез (Редакция).

Марс БӘДРЕТДИНОВ,
Коми Республикасы, Сыктывкар шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума