Материалы

Мәрхәтле, олы йөрәкле әби

последние и лучшие новости искусства в мире

26-11Сугыш чоры балалары кичергән михнәт-газапларны әйтеп бетерерлек түгел. Алар ачлык һәм ялангачлыкны үз җилкәләрендә татып үскәннәр, олылар белән бергә көне-төне кырда тир түккәннәр, фронтта хәбәрсез югалган, һәлак булган әтиләренең үлеменә ышанмыйча, газизләрен гомер буе көткәннәр, бернинди ярдәмсез, фәкать үз көчләренә генә таянып тормышка аяк басканнар.

Эске авылында яшәүче, анда ук туып-үскән, Әлфия Мәүлид кызы Харунова да миллионлаган сугыш чоры балалары язмышын кичергән. Сугыш башланганда аңа нибары 10 яшь була. Әтисе Мәүлид 1941 нче елда гына яраланып туган авылына кайта. Сугыш 1945 нче елда беткән дисәк тә, тулы тынычлык урнашканчы әле тагын ике-өч ел узган.

Шуңа күрә бик күпләр 1947 нче елларда кайтканнар. Кемнәрдер госпитальдә авыр яралардан озак терелә алмыйча газап чиккәннәр. Әтиләре Мәүлид абзый сугышта офицер булган һәм яралы кайткач та озак терелә алмыйча, 56 яшендә вафат була. Ә әниләре дүрт баласын ятим калдырып, бик иртән якты дөньядан китә.

Әлфия апа бала чактан эшкә җигелеп, үз гомеренә “Велижанский” совхозында хезмәт куеп, фермада сыерлар сауган. Авылда ул уңганлыгы белән дан казанып, бик эшчән кеше булган.

Ә совхозда яхшы эшләгәне өчен медальләр, грамоталар, дипломнар белән бүләкләнгән. Өлкә Мактау кәгазенә дә лаек булган. Ә менә гаилә тормышы ягыннан бәхете юк диярлек. Өч ел яшәр-яшәмәс иреннән аерыла, бер баласын ялгызы үстереп чыгара. Ул да ике бала атасы булгач, вафат була. Яңадан Әлфия апа бәхетен сынап карарга уйлап та карамый. Гомерен ялгызлыкта кичерә, бар көчен, күңелен колхоз эшенә сала. Оныклары килеп, әбиләренең хәлен белешеп торалар.

Әлфия әби ялгызы гына үз йорты белән яши, янәшәдәге бертуган сеңлесе апасын ташламый. Әлфия әби үз көнен үзе күрсә дә, барыбер аңа ярдәм кирәк. Ишегалдының карын, бакча, утын һәм башка бик күп төрле эшләрне башкармыйча авылда яшәп буламыни.

Әмма, таянычы, ышанычы булмагангамы, Ходай аннан сәламәтлекне кызганмаган. Әлфия апа хастаханәнең нәрсә икәнен дә белми, анда барганы, йөргәне дә юк. Әлфия апаның ахирәте, яшьлек дусты Гөлсәвәр әбинең вафатына 51 көн булган, ул әле генә аның ашыннан кайткан чагы. Алар яшь чакларында фермага сыер саварга җиде чакрымны җәяү барганнар, аннары кичен җәяү кайтып, клубка да чыгарга өлгергәннәр.

Әбиебез Бөек Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Ул хезмәт ветераны исеменә дә лаек булган, авыр тормыш юлын үтеп тә кешелекле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле булып кала алган.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума