Материалы

Нәрсә сөйлиләр өчпочмаклы хатлар?

последние и лучшие новости искусства в мире

Сугыштан килгән өчпочмаклы хатларга да инде 70 еллап вакыт үтте. Ә сугыш үзенең ачлыгы-ялангачлыгы, мәрхәмәтсезлеге һәм үлем ачысы белән 1941 елның 20нче июненә барып тоташа.

Яшьләр! Әгәр сез иртә белән гөлләрнең чәчәк атуын күрәсез, кошлар сайравын ишетәсез икән, белегез – бу иртәнге шатлыкта һәлак булганнарның, фашизм тоткынлыгында үлеп калган солдатларның ялкынлы тормышы бар. Әниегез, я әбиегез йомшак куллары белән башыгыздан сыйпый икән һәм үзенең моңлы күзләре белән сезнең күзләрегезгә тутырып карый икән – белегез – ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабаларыгыз һәм әтиләрегез турында тирән сагыш бар. Ә инде аяз күкле тыныч җирдә, матур өйләрдә яшисез, иркен мәктәпләрдә укыйсыз, айлы кичтә иптәшләрегез белән серләшеп утырасыз икән, белегез – бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатларның каны түгелгән. Яшьлекнең, бу тормышның кадерен белеп яшәгез сез, яшьләр!

Сугыш хатирәләрен искә алып, аның турында ишетеп, шундыйларның берсе турында язмакчы булдым.

Хисмәтулла Мостаев 1926 елда Төмән районының Явызбы авылында Хәлбикамал һәм Төхфәтулла Мустаевлар гаиләсендә туа. Явызбы башлангыч мәктәбендә 4 еллык белем ала. Еллар авыр булу сәбәпле, белемен алга таба үстерә алмый.

13 яше тулгач, “Кызыл гаскәр” колхозына эшкә йөри. 17 яше тулу белән аны сугышка алып китәләр. Ә инде 1943нче ел сугышның иң кызган чагы. Хисмәтулла үзенең абыйсы Рәхмәтулла белән бергә фронтка китәләр.

Хәерҗамал апа Хисмәтулланың сугыштан килгән хатларын әлегәчә саклаган. Ул хатлар латинча язылганнар. Шуларның берсен сезгә тәкъдим итәм.

“Хат башы – яз каршы. 20.03.1944 ел.

Дөньяда иң кадерле булган әткәм. Сиңа сагынып, саргаеп бер күрергә, сөйләшергә зар булып язучы – улың. Сиңа бик күп сәлам. Әни, сиңа сагынып, саргаеп, сөйләшергә зар булган улыңнан кайнар сәлам. Шулай ук бик күп сәлам Мәвүр апама, Айникамал апама, Алиулла абыема, еңкәмә, Варис энемә, Вахит энемә. Харис энемә һәм бар булган туганнарга, мине сораганнарга да сәлам. Шуның белән сәлам тәмам.

Минем хәлгә килсәк, мин сау-таза хезмәт итәм, ахыры хәерле булсын. Монда бик күп үлекләр, кар эрегән саен агып баралар. Биредә бик тың сугышканнар икән. Алла язса, кайтырбыз әйләнеп. Көн дә матур, кошлар сайрый, бик йөрәк сагына, истә сез бар, балалар, барысы да бергә йөрибез. Тамак шул көе, әлегесе ярый. Алай да өйгә җитми, “солдат уены” авыр икән колхоздагы бар эштән. Сезнең хәлләрегез ничек? Сау-таза гомер итәсезме? Барыгыз да бергәме? Әти-әни сау-таза йөрисезме, авырымыйсызмы? Бик елама, Алла язса, кайтырмын, мин бик алгазаем. Сезгә кайчан кайтып керергә зар булып хат язам. Авылда ни эшлиләр, барысы да киләме? Колхозда ни хәлләр? Әти син ни эшлисең? Алиулла абый, син берәр ярдәм бирәсеңме әти-әнигә?

Әти-әни, хәер догадан ташламаң, хәлегез булса, хәтем укытың яме, мин бигрәк сиңа үтенәм. Барысын да белдереп язың.

Ярый, хуш-сау, хатлар язың, ташламаң. Сәлам белән Хисмәтулла”.

Шулай итеп Хисмәтулла Ленинградтан 25 чакрым ераклыкта иптәшләре белән 7 көн-төн җәяү яисә йөзенеп, тукталып, мәетләрне күмеп бәйләнешкә эләгәләр, үлеп-талып чак чыгалар. Ул 1944 елның 25 августында батырларча сугыш кырында һәлак була.

Аның кабере Латвия җирендә дип, өйләренә кара кәгазь килә. “Хәтер” дигән китапның 2нче томында 153 биттә аның турында кыскача гына язылган. Урыны оҗмахта булсын.

Гөлсинә КОЛЧАКОВА,
Төмән районы, Шыкча авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума