Материалы

Олыатам һәм өннәм истәлегенә

последние и лучшие новости искусства в мире

29-8Олыатам Хәкимҗан Сәгыйтулла улы Ногманов 1922 елның 18 апрелендә Кызылбай авылында дүрт баланың өченчесе булып дөньяга килә. Аның әтисе Сәгыйтулла Ногман улы указлы мулла, ә әнисе Җәмилә Мөхәммәдталиб кызы сәүдәгәрләр гаиләсеннән булалар.

Хәкимҗан үз авылында татар мәктәбендә 4 класс белем ала. Гарәп графикасында һәм латинча яза белә. Яшь вакытында гармунда, тальянда уйнарга өйрәнә.

1941 елның август аенда 19 яшендә армиягә алына. Омск шәһәренә җибәрелә. Черемушкида 3 ай хәрби әзерлек үтә. Шунда бергә укыган дусты, остазы 35 яшьлек Азизҗан Әйтнәков белән бергә сугыш юлларын үтә, тик ул батырларча һәлак була. 1942 ел башында аларны Волхов фронтына озаталар. Ә инде көзгә таба хәлләр катлаулана, алар дивизиясе Сталинградны саклауга юнәлтелә. Шунда Хәкимҗан бомбага тоту вакытында контузия ала, яралана. “Сугышчан хәрәкәтләрдә батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. 8 ай госпитальдә ята. Озатучы аны өенә кадәр алып кайта. Тагын да ел ярым дәвалана. Бераз хәле яхшыргач, бригадир итеп сайлыйлар. 

Аннары бригадирлыкны калдырып, колхозда төрле эшләрдә эшли, почта тарата.

Бала чагында ук Коръән укый белгәнгә, тирә-яктагы татар авылларында дини эшчәнлек алып бара. Тубыл  һәм Сабанак мәчетләрен торгызуда катнаша. 1991 елда Сабанак мәчетенең имамы-мәзине итеп сайлана. 1993 елда аны соңгы юлга озаталар.

Хатыны - өннәм Халитәнең ата-анасы Идел буеннан күчеп килгәннәр. Ул 13 ел “Якты юл” колхозында эшләгән. Туган авылы Игәйдән Бизинога сөт ташыган. Ә инде тормышка чыккач, бергәләшеп 12 бала тәрбияләгәннәр. Әле Хәкимҗанның бертуган апасының ятим калган 4 баласын да үзләренә алганнар. Гаилә зур, кура тулы мал асраганнар. Зур бакчалары булган. Балыкчылык, аучылык белән шөгыльләнгәннәр. Урман җимешләрен җыйганнар. Өннәм пенсиягә чыгар алдыннан почтада эшли. 18 яшендә “Бөек Ватан сугышы елларында батыр хезмәте өчен” медале, соңыннанрак өч дәрәҗәдәге “Ана даны” орденнары, “Герой Ана” медале белән бүләкләнә. 1990 елда вафат була. 

Аларның кызлары – әнием Хәлилә Шамакова Юршакта мөселман оешмасын җитәкли, хәзерге вакытта борынгы мәчетне торгызу өчен тырышып йөри.

Нариман ШАМАКОВ, Тубыл районы, Юршак авылы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума