#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сугыш еллар балаларының берсе

последние и лучшие новости искусства в мире

Балачак, яшьлек вакытлары сугыш елларына туры килгән буын кешеләренең, кызганычка каршы, сафлары көннән-көн сирәгәя бара. Шуңа күрә, сугыш һәм тыл ветераннарына алар исән чакта олы хөрмәтебезне күрсәтеп өлгерергә тырышыйк.

Әтием – Мукминов Мәсхуд Әбдрахман улы сугыш башланганда әле 12 яше дә тулмаган малай була. Тархан мәктәбенең башлангыч классларын тәмамлап, Карбан авылына барып укырга тиеш булалар. Әтием 6 класска укырга барган җиреннән качып кайтып китә һәм хатын-кызлар, үзеннән олы яшьләр белән колхозда эшли башлый. Ул ат ярата, ат белән агач әзерләү, җир сукалау, печән ташу кебек эшләрне башкара. 1947 елда әле 17 яше дә тулмаган малай “Ватан сугышы елларында тырыш хезмәте өчен” медаленә лаек була.

1960 елларда тракторчылар курсында укып, техника белән эшли башлый. Иртә яздан кара көзгә хәтле башта “Верный путь” колхозы, аннан “Междуреченский” совхозы басуларыннан кайтып керми ул. Язгы чәчүдә - тракторга, урып-җыю вакытында комбайнга утырып эшли.  Ел да “Кыр батырлары” исемен яулады, комбайны белән башка авылларга барып ярдәм итте. Намуслы хезмәте өчен бик күп Мактау грамоталары медальләр белән бүләкләнде.

Хезмәт кенәгәсендә 1947 елдан гына эш стажы язылса да (балачакта эшләгән елларын исәпкә алмаганнар) 42 ел стаж белән 1989 елда “Хезмәт ветераны” исеме алып лаеклы ялга чыга.

Ялга чыккач, башта үзе өчен намаз, Коръән ашларын уздыру йолаларын өйрәнә, мәетне соңгы юлга озату тәртипләрен сорашып белешә һәм авыл халкы әтиемне зурлап мәчеткә имам итеп сайлыйлар. Авылдашлар гына  түгел, күрше авыллардан да килеп, төрле ашларга алып китә башладылар. Бик матур, моңлы тавышы белән намаз укыды ул.

Яшь вакытларында бик матур итеп гармунда да уйный, үзе җырлый да иде. 2007 елда әтиемә “Ватан сугышы ветераны” таныклыгы тапшырдылар.

2007 елда РФ Президенты В.В.Путиннан, 2009, 2011 елда РФ Президенты Д.А.Медведевтан Җиңү көне белән котлап язган открыткалар алды.

Без аның белән бик горурланабыз, юксынабыз. Исән-сау булган ветераннарга саулык-сәламәтлек, бала-оныкларының җылысын тоеп, рәхмәтле булуларын күреп, шатланып яшәүләрен телим.

Наилә ВАҺАПОВА, Ялутор районы, Карабаш авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836