Материалы

Әти истәлегенә...

последние и лучшие новости искусства в мире

43-8Кадерле кешебез, Бөек Ватан сугышы ветераны - Мөхәммәтрәхим Муркамал улы Рәхимовның якты дөньядан китүе, безнең өчен олы югалту булды. Әтиебез Уват районы, Өге авылында туып-үсә, гомерен дә шунда кичерде дип була. Әтисе бик иртә үлеп киткәнгә күрә, 10 яше дә тулмаган малай әнисе белән сеңлесен жәлләп, колхоз эшенә җигелә һәм хуҗалыктагы бар хезмәтне үз җилкәсенә ала. Шул сәбәпле ул сабыр холыклы, җаваплы, кайгыртучан булып үсеп җитә. 7нче сыйныфтан соң, хисапчылар курсын тәмамлап эшләп кенә киткәндә, сугыш башлана. 19 яшьлек егет туган илебезне сакларга беренчеләр рәтендә фронтка китә. Әле мыек та чыгып өлгермәгән укчылар командирына авыр бәрелешләр, һөҗүм итүләрдә катнашырга, күпме кан, үлем һәм күз яшьләре күрергә туры килә. 1943 нче елда ул каты яраланып, бите җәрәхәтләнә, 7 көн ашый алмыйча, хәтта су да эчә алмыйча ята, бик күп операцияләр кичерә. Госпитальдән чыгу белән ул кабат фронтка юл ала.

Туган авылына әтиебез күрсәткән батырлыгы өчен бирелгән орден–медальләрен тагып 1945нче елның язында кайта һәм хисапчы һөнәрен дәвам итә. 1962нче елдан ул лаеклы ялга чыкканчыга хәтле “Горнослинкинский” совхозының Өге бүлеген җитәкли. Әтиебез әниебез Нәкыя Нимаша кызы белән 60 ел бәхетле гомер кичереп, үзләре кебек тәртипле, хезмәт сөючән, хөрмәткә лаеклы 5 егет үстерделәр. Уллары Альберт 13 яшендә “Чирәм җирләрне  үзләштергән өчен” медале белән бүләкләнде. Икенче уллары Хәҗәт -  РФнең атказанган укытучысы, 45 елдан артык Туртас урта мәктәбендә математика дәресләрен алып бара. Әнәс - медицина училищесын кызыл диплом белән тәмамлап, район санэпидемстанциясендә эшләде. Кызганычка каршы, ул озак авырганнан соң, барыбызны тирән кайгыга салып, бакыйга күчте. Котдус 3 югары белем алып, бүгенге көндә адвокат булып хезмәт итә. Фирдус - Кальчинское чыганагында эшли.

Язмыш җилләре мине авылда гына түгел, район күләмендә ихтирам яулаган Рәхимовлар гаиләсенә алып килеп, менә инде 45 ел тормыш иптәшем Хәҗәт белән Туртас поселогында яшибез. Әниебезнең вафат булганына 13 ел инде. Ул безне, киленнәрен, үз  кызлары кебек якын күреп каршылады һәм гомеренә безнең өчен  чын хатын, чын әни үрнәге булды. Әниебез үлгәч, әтиебез безнең белән яшәде. Ул гомер буе сәламәтлеген кайгыртты, яше олыгаюга карамыйча көн саен гимнастика ясады, иртәгесен башын салкын су белән юды, җәяү йөрде һәм хуҗалык эшләрен үзе теләп башкарды. Соңгы вакытта, әтинең аяклары яхшы йөрми башлагач, мин абайламыйча таяк тәкъдим иткән идем. Ул миңа елмаеп карады да: ”Мин карт түгел бит әле. Кеше ни уйлар?!” – дип шаяртты. Авыр фронт һәм хезмәт юлын үтеп тә хөр күңеллелеген, мөлаемлылыгын югалтмый, аек акыл белән әйләнәдәге хәлләргә дөрес бәя бирә белү белән әти безне гаҗәпләндерде дә, сокландырды. Ул беркайчан да тормышына зарланмады, көчле рухлы булып тормыш юлын туры, чын солдатлар кебек, нык, ышанычлы адымнар белән атлап үтте. Һәм үзенең кешелеклелеге, түземлелеге, сабырлыгы кебек яхшы сыйфатларын, тормышка позитив карашын балалары, оныкларына тапшырды.

12нче октябрьдә әтиебезгә 93 яшь тулган булыр иде дә, күрәсең, Ходай язмаган булып чыкты... Әти белән әни зур хөрмәткә лаеклы тормыш кичерделәр. Аларның якты истәлекләрен һәркемебез йөрәк түребездә саклап, алар каршында баш иябез.

Нәсимә РӘХИМОВА, Уват районы, Туртас поселогы.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).  

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума