Материалы

Тыл ветераны сөйли

последние и лучшие новости искусства в мире

21-141927 нче елны Тубыл районы, Өстамак авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган Мөнирә апа Речапова илебездәге үзгәрешләрне күреп, Бөек Ватан сугышы чоры авырлыкларына чыныгып, кече яшеннән ятимлек ачысын белеп үсә. Ул 1948 нче елны Якуб Ногъман улы Речапов белән гаилә корып матур гомер юлын уза. Коллар авылында бу тырыш, хезмәт сөючән гаиләне үрнәк итеп сөйли авылдашлары. Речаповлар гаиләсендә бер-бер артлы ун бала туа. Балаларны үстерү, тәрбия бирү аларга җиңел булмагандыр. Мөнирә апа: ”Ул елларны әниләргә өчәр ел декрет ял бирелмәде. Балаларыбыз бер-берләрен карап үстеләр. Мәктәптә укып белем алдылар, улларыбыз армия сафларында хезмәт иттеләр. Һәркайсысы үзләре сайлаган һөнәр буенча укып, оста белегечләр булып өлкәбезнең төрле төбәкләрендә хезмәт итәләр”, - дип гомер юлын искә алды. Мөнирә апа бала югалту хәсрәтен дә кичерә, ун баланың хәзер сигезе исән.

Ул балалары, кияү-киленнәре, оныкларының хөрмәтендә яши. Язмыш төрле яклап аны сынаса да, 88 яшендәге Мөнирә апа авырлыкларга бирешмичә, улы Риал, килене Эльза, оныклары белән бер йортта тату, уртак тел табып, гомер кичерә. Ул: ”48 ел фермада сыер савучы булып эшләдем, иптәшем бозаулар карады. Планны 100% итеп үтәдек. Без кул белән 17-20 сыер сава идек. Колхоз, совхоз эшләрендә, фермада иртәдән кичкә кадәр эшләп хезмәт юлыбыз узды”, - дип сөйләде. Мөнирә апа тормыш иптәше Якуб абыйны соңгы юлга озатканына да инде шактый вакыт узган. Үзе олы яшьтә булса да, Коллар авылында Речаповлар хуҗалыгы үрнәк булып тора, Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Ул: “Балаларым тырышып көн күрәләр. 5 сыер, 9 бозау, 20 сарык, 2 ат асрыйлар. Без балаларыбызны кече вакытларыннан бер-берләренә ярдәмләшеп, авыр эшләрне бергәләшеп эшләргә өйрәттек. Хәзер аларның күмәкләшеп йортлар төзүләренә, бакча эшләрендә хезмәт итүләренә, дини бәйрәмнәрне үткәрүләренә карап шатланам. Булган ризыкларының рәхәтен күрергә, тыныч, сугышсыз тормышларда яшәргә язсын”, - дип теләкләр тели ул. Тыл ветераны Мөнирә апаның шатлык-куанычлары – аның тырышып югары уку йортларында, мәктәпләрдә белем алган 17 оныгы, 10 оныкчыгы. Ул аларның уңышларына сөенеп, тормышлары белән кызыксынып яши.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума