Материалы

Ул көннәр онытылырга тиеш түгел

последние и лучшие новости искусства в мире

26-9Шундый тарихи вакыйгалар була: аларның роле еллар буена кимеми, ә киресенчә, изгелеге, олуглыгы, кыйммәте яки ачы хәсрәте белән күңелләрдә уелып кала. Бөек Ватан сугышында халкыбызның җиңеп чыгуы да шундый ук вакыйгаларның берсе. Совет халкы тынычлыкны нинди югалтулар аша яулаганын киләчәк буын күңелендә сакласын, кадерен белсен өчен һәр сугыш һәм тыл ветеранының хәтере гасырлардан гасырларга күчәргә тиеш дип уйлыйм...

Каршымда 2003 нче елда Вагай районының “Сельcкий труженик” газетасында басылган авылдашым, сугыш ветераны Кәрим Хәнәфи улы Сәетовның “Ул көннәр онытылырга тиеш түгел” дип аталган мәкаләсе ята. Мәкалә генә түгел, ул – авылым тарихы өчен бик кыйммәтле мәгълүмат, Ватан сугышы турында кызыклы фактлар.

- Ул елларда Тубыл районы, Ләчек авылында телефон да, радио да юк иде. Сугыш башланган хәбәрне һәм беренче повесткаларны авылга Күкрәнде мәктәбе директоры Ваһап абый Әхмәтов алып килде. Колхоз идарәсе бинасына халыкны җыеп ул ялкынлы чыгыш ясады. Шул көннән башлап фронтка ир-атларны бар авыл халкы елаша-елаша озаттылар. Сугыш озакка сузылмас, көз булмаса, кыш җиңеп кайтырлар дип ышандык. Әмма вакыт узган саен, дошман һаман алга барып, Мәскәү янына ук килеп җитте.Колхоз беребезгә дә яшебезгә карап ташлама ясамады - әтиләребез, абыйларыбыз урынына без, яшүсмерләр, кырда иген чәчеп-урдык, хайваннарга печән әзерләдек, урманда утын кистек, күлгә бригадалар белән балык тотарга йөрдек. 1943 нче елның ноябрендә яшьтәшләрем белән мин дә хезмәткә чакырылдым. Балалык белән без тизрәк фронтка китәргә ашкындык. Төмән шәһәренең Республика урамыннан рәттә атлаган солдатларга карап ничек сокланганыбыз, “Вставай, страна огромная! Вставай на смертный бой!...” җырын ишетеп, күңелемне нинди көчле патриотик хис биләгәне әле дә хәтеремдә. Бердск училищесында гына бу җырның “Священная война” дип аталганын белдем. Фронтка 1944 ел башында киттем. Ел ахырында Ленинградтан 110 чакрымдагы Луга шәһәрендә артиллериячеләр дивизиясе оештырылып, мине шунда радист-микрофончы итеп билгеләделәр. 3 айлык хәрби әзерлек үткәч, Белоруссия җирендәге Витебск, Гомель шәһәрләрен азат итүдә катнаштым, аннары Берлин, Прагага хәтле барып җиттем. Сугыштан соң Украина җирендә 4 ел хезмәт иттем”, - дип яза сугыш ветераны.

Сугыштан соң Кәрим Хәнәфи улы Вагай районы, Юрмы авылы кызы Наилә Корман кызына өйләнеп, шунда төпләнеп ике бала үстерәләр. Совхозда балта остасы, аннары фермада хайваннар караучы булып эшләп лаеклы ялга хезмәт ветераны исемен алып чыга. 2009 елда, сугыш ветераны буларак, дәүләт тарафыннан Төмән шәһәрендә 1 бүлмәле фатир алгач, бирегә күчеп киләләр. Кәрим Хәнәфи улы 2011 елда, 84 яшендә вафат булды. Наилә Корман кызы 46 ел гомер иткән тормыш иптәшен җылы сүзләр белән искә алып: “Бик бәхетле гомер кичердек. Ул оста гармунчы иде, бәйрәм-туйларда урыныбыз гел түрдә булды. Халык хөрмәтләде үзен, авылда киңәш сорап аңа килделәр, аның сүзенә яше-карты колак салды. Бик тыйнак булды, югары урыннарга эшкә чакырсалар да, бармады”, - дип сөйләде. Язмамны сугыш ветеранының 12 ел элек язган һәм бүгенге көндә актуальлеге тагы да арта төшкән кыйммәтле сүзләре белә тәмамлыйсым килә.

- Еллар үткән саен сугыш артта кала бара, ветераннар рәте дә елдан-ел сирәгәя. Әмма кайбер билгеле һәм яшерен дошманнарыбыз совет халкы зур корбаннар аша яулаган Җиңүне санга сукмаска, түбәнсетергә тырышалар. Милләтләр арасындагы дуслыкны бозарга, үзара сугышлар чыгарырга ниятлиләр. Ләкин авыр фронт юлын бергә үтеп, иңне-иңгә куеп көрәшкән халык беркайчан да бер-берен татар, рус, чуваш, белорус, украин, хәтта шул ук немецларга бүлмәячәк. Бүген мин, сугыш афәтен башымнан кичергән ветеран, кабат: “Кешеләр, тынычлыкны саклагыз!” - дигән онытылып барган фразаны һәркемнең исенә төшерергә теләр идем.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума