#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Яшәү белән үлем арасында”

последние и лучшие новости искусства в мире

Менә инде 70 ел буе бу сүзләр һәркемнең йөрәгендә шатлыктан башка тирән кайгы хисләрен уята. Бөтен дөньяга үрнәк булырлык, безнең Ватаныбызны саклап, рәхимсез дошман гаскәрләре белән кара-каршы басып көрәшкән, яу кырларында үлеп калган концлагерьларда җәберләп үтерелгән, җәзаланган, ачлыктан һәм тән җәрәхәтләреннән үлгән, тылда көне-төне фронт өчен хезмәт күрсәткән халкыбызның данын һәркем йөрәгендә саклый һәм аларны кадерләп искә ала. Дүрт ел барган сугыш өермәсендә нинди генә сынаулар үтмәде безнең совет солдаты.

Минем әтием Мәгъфүр Әгълам улы сугышка 1943 елны китә. 196 атучылар полкы белән ул хәрәкәттәге армиядә хезмәт итә, корал тотып сугыша. Мәскәү янындагы һәр карыш җир өчен җан тартышкан Ленинград өлкәсенең Гатчино сазлыкларында узган сугыш көннәрен ул күз яшьләрсез сөйли алмый иде. Ленинград өчен барган сугышта контузияләнеп 1944 елның азагында II группа инвалид булып авылга кайта. Ә бертуган абыйсы Мөхәррәм сугышның  беренче көненнән башлап, Берлинга хәтле куып бара фашист калдыкларын. 2 танкта янып, яраланып, кире сафка басып, 3нче танк белән Рейхстаг стенасына барып терәлеп, язу калдырдым, дип сөйли иде ул безгә. Ул өч Дан ордены кавалеры иде. Ләкин сугыш турында сөйләргә яратмады.

Без семьяда 6 бала үстек: 2 малай һәм 4 кыз. Үземнең балачак елларының хатирәләре турында күптән инде язарга тели идем. Ул вакыттагы  хатирәләр мәңге җуелмаслык булып күңелдә калган. Әти, сәламәтлеге булмау сәбәпле, колхозда атлар караучы, каравылчы булып эшләде. Хатын-кызга авыр булса да, әни дә атлар утарында эшли иде. Алты баланы тәрбияләп үстерергә кирәк бит. Кичләрен, өй эшләре беткәч, киләсе көнгә дәресләр әзерләнгәч, без керосин лампасы яндырып, йон эрли идек, оекбашлар бәйлибез, каз канатларын чистартабыз. Һәм менә шул кичләрдә, безгә күңелсез булмасын дипме, әллә инде безне рухи яктан тәрбияләү өченме, әти безгә Нәби Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында” исемле автобиографик повестен укый иде. Һәр көн кич 20 бит укый. Без һәрберебез үз эшен эшли, ә әти кычкырып китап укый, урыны белән күз яшьләрен тыя алмый елый иде.

Бу автобиографик язмада Нәби Дәүли үзенең сугыш вакытында булган маҗараларын язган. Ул вакытта миңа ул шулай маҗара булып аңлашыла иде.

Нәби Дәүли сугышның икенче көнендә үк яу кырында була һәм ике ай да үтми, Белоруссиядә чолганышта калып, әсирлеккә эләгә. Нәби Дәүли өчен хурлыклы тоткынлык тормышы башлана. Дүрт ел буе күргән газапларын, кимсетүләрен, барлык күргән сынауларын, пычак йөзе буйлап үлем күзенә карап йөрүләрен һәм бары тик могҗиза белән исән калуын ул үзенең “Яшәү белән үлем арасында” дигән повестендә тулысынча яза. Шәһәрдән шәһәргә, илдән илгә, төрмәләрне алыштырып, язмыш аны ерак Германиягә алып китә.

“Власов” армиясенә дә өндиләр, әмма ләкин намусы чиста, рухы көчле була аның. Ниһаять, 1945 ел, җиңү! Җиде башлы фашист аҗдаһасын Русь кылычы оста турады. Без күтәргән җиңү байрагыннан, бар халыклар якты нур алды, дип яза сугыш ветераны, I группа инвалид, отставкадагы майор Фоат Мортазин. Бик дөрес. Совет гаскәрләре Германиягә кергәч, немецлар ашыгыч рәвештә әсирләрне җәзалый башлыйлар, атып үтерүләр, яндырулар башлана. Гарделеген шәһәрендә совет офицерларыннан гына торган лагерьны кешеләре белән бергә яндыралар. Мумия хәленә калган Нәби Дәүлине совет гаскәрләре азат итә. Ул бу вакытта качып барган бер бай немецның өй түбәсендә лагерьдан качып яшеренә. Шул рәвешле, туган иленә әйләнеп кайтырга насыйп була.

Бу китаптагы фаҗигале язмыш миңа бик нык тәэсир калдырган иде. Мин әтигә рәхмәтлемен. Ул инде мәрхүм, шушы искә алуым аңа дога булып барып ирешсен. Минем бу китапны укып чыгарга күптән теләгем бар иде. Җиңүнең 70 еллыгына багышланган: “Сугыш турында бер китап укы!” – дигән бәйге моңа этәргеч булды. Өлкә китапханәсенең фондында бу китапны табып, укучылар залына барып 2 көн эчендә укыдым.

Балачакның хатирәләре онытылмый, күңелдә алар тик яңарды гына. Бу китапны укыганда үткәннәргә кире кайткандай булдым.

Безнең әти бала җанлы, бик йомшак күңелле иде. Җырларга, гармунда уйнарга ярата иде. Әни белән иңне-иңгә терәп 54 ел гомер иттеләр. Алар инде икесе дә мәрхүмнәр, совет армиясе сафларында  хезмәт иткән Сабирьян һәм Мәгъфурьян абыемнар да безнең арабызда юк.

Илләребез тыныч булып, балаларыбыз, киләчәк буын сугыш афәтләрен күрмичә, тынычлыкта, шатлыкта гомер кичерсеннәр.

Без үзебезнең үткәннәрне, тарихыбызны белергә тиеш. Балаларыбызга, оныкларыбызга, бәлки, компьютер гына түгел, ә менә шулай итеп укыр өчен китаплар да алырга кирәктер. Бу үзебезнең ана телебезне саклап калу өчен дә кирәк бит.

Минем оныкчыгым Камиләгә 6 яшь. Без аның белән бергә татарча китаплар укыйбыз, шигырьләр, җырлар өйрәнәбез. Ул минем белән бергә намаз укый. Күп кенә Коръән сүрәләрен яттан белә.

Балалар безнең киләчәгебез, аларга игътибарлы булыйк.

Фирдания ДӘҮЛӘТОВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836